Чыгу урыны һәм вакыты

1990 елдан Казанда инглиз телендә нәшер ителә.

Оештыручысы һәм мөхәррире — К.М.Салихов.

Springer Wien New York нәшрияты (Вена, Австрия) чыгара. Редакция РФА КГҮ нең Казан физика-техника институтында урнаша.

1990 елда 1 нче томы чыга (3 чыг.), 1991 елда — 1 том (4 чыг.), 1992 елда — 1 том (6 чыг.), 1993 елдан ел саен 2 шәр томда (һәрберсе 4 әр чыг.) басыла.

Юнәлеше

Журнал физика, химия, биология, медицина, геохимия, экология һ.б. өлкәләрдә магнит резонансы кушымталарына багышлана. Анда оригиналь мәкаләләр басыла, нигездә, магнит резонансы техникасын куллануның яңа өлкәләре һәм эксперимент алымнар буенча ЯМР, ЭПР, төш квадруполь резонанс, мессбауэр спектроскопия кушымталары һәм алымнарына багышланган язмалар, магнит резонансының актуаль мәсьәләләре буенча махсус чыгышлар дөнья күрә. Редакция 27–28 Ампер конгресслары, Ампер коллоквиумнары һәм халыкара конференцияләр кысаларында әзерләнгән язмалар тупланмаларын бастыра. Мәгълүмат бүлегендә магнитлы резонанс һәм яңа җиһазларга багышланган конференцияләр турында хәбәрләр, шулай ук яңа китапларга рецензияләр урнаштырыла.