Чыгу урыны һәм вакыты

1906 елның 30 июленнән 1907 елның 18 маена кадәр рус телендә нәшер ителә, барлыгы 206 саны чыга.

Наширләре – А.К.Шемякин, аннан соң Н.И.Артемьева.

Мөхәррирләре – А.К.Шемякин, аннан соң А.Н.Миславский.

Журналда элек «Волжский вестник» газетасында эшләгән хезмәткәрләр, Казан университеты студентлары материаллары басыла.

Юнәлеше

«Дневник Казани» матди ярдәмне Казандагы профсоюз оешмаларыннан ала, шуның өчен ул эшчеләр оешмаларын һәм профсоюзларын берләштерүче орган булырга омтыла. Россия һәм чит ил профсоюзлары эшен яктыртуга зур игътибар бирә. Сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүчеләрнең хәле, профсоюз хәрәкәтенең максатлары һәм бурычлары аңлатыла.

Газетада хөкүмәт карарлары, Петербург һәм Россия телеграф агентлыклары телеграммалары, рус һәм чит ил матбугатына күзәтү, өлкә хәбәрләре, фәнни җәмгыятьләрнең утырышлары турында гражданлык һәм җинаять эшләре мәхкәмәләренең хисаплары, шәһәр һәм земство үзидарә органнары утырышлары турында мәгълүматлар, җирле сәүдә-сәнәгать эшләре турында хәбәрләр, матур әдәбият әсәрләре басыла, шулай ук Дәүләт Думасы тарафыннан эшләнгән закон проектлары турында фикер алышулар үткәрелә. Дума утырышлары хисапларында сул фракция депутатларының чыгышлары урын ала, уң партия программалары тәнкыйтьләнә.

Россиядәге уку йортларының хәлен яктыртуга аерым игътибар бирелә; университетларга киң автономия бирү принципларын яклый, аларда сәяси митинглар үткәрергә, студентлар оешмалары, якташлык җәмгыятьләре булдырырга чакыра, студентларның университет советы эшләрендә катнашу хокукын яклый.

Редакция фикеренчә, газетаның чыгудан туктатылуына «цензураның газетага даими басым ясавы, аңа хезмәт ияләре массаларының ихтыяҗларын чагылдыручы, аерым алганда, профсоюзлар органы булуга комачаулавы» сәбәп була.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Г.Р.Заманова