Биографиясе

1908 елның 12 июле, Казан губернасы, Тәтеш өязе Өченче Чирмешән авылы, хәзерге Апас районы Багыш авылы – 1989 елның 4 июне, Казан.

Тәтеш педагогика техникумын тәмамлый (1930 ел).

1930–1931 елларда Апас районы Ясаклы Бураш, Апас авыллары мәктәпләрендә укытучы, 1931–1932 елларда Апас район халык мәгарифе бүлегендә инспектор һәм мөдир, 1932–1934 елларда хезмәт ияләре депутатларының Апас район советы башкарма комитеты секретаре; 1934–1941 елларда Дәвеш авылы мәктәбе директоры, 1941–1942 елларда Апас район халык мәгарифе бүлеге мөдире.

1943–1947 елларда Мөслим райбашкарма комитеты рәисе.

КПССның Баулы (1947–1952 еллар), Зәй (1952–1955 еллар) райкомнарының 1 нче секретаре.

1955–1967 елларда ТАССР Югары Совет Президиумы секретаре.

1947–1967 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.