Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1920 елларда Уразлы авылыннан күчеп килүчеләр тарафыннан нигезләнә.

Нигез салынган көннән ТАССРның Арча кантоны Ильинский волостена керә. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан — Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Новопольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта 8 Март исемендәге колхоз оештырыла. 1966 елдан поселок “Овощевод” совхозы составында (үзәк утары Әйшә авылында, 1995 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Мәдәният

Мәчет эшли (1998 елдан).

Халык саны

1926 елда — 27,
1938 елда — 43,
1949 елда — 20,
1958 елда — 99,
1970 елда — 159,
1979 елда — 172,
1989 елда — 161,
2002 елда — 227,
2010 елда — 246,
2017 елда — 225 кеше (татарлар).