«Чаткы» журналы

1923 елның апреленнән 1924 елның 2 нче яртысына кадәр Царицын шәһәрендә (хәзерге Волгоград) татар телендә нәшер ителә.

Нашире — РКП(б) губерна комитетының Татар-кыргыз бюросы, мөхәррире — И.Ильясов.

Журнал большевизм һәм буржуаз, милли, дини хорафатлардан азат булган яңа җәмгыять төзү идеяләрен пропагандалый, эшче һәм крәстияннәрне искелек калдыкларына каршы көрәшергә чакыра. Наданлыкка каршы көрәшкә зур игътибар бирә. Мәкаләләр янына сатирик рәсемнәр һәм карикатуралар урнаштырыла. Аерым фельетон һәм хикәяләрнең атамалары рус теленә тәрҗемәдә дә бирелә.                           

Автор — З.З.Гыйләҗев