Чыгу урыны һәм вакыты

1899 елның гыйнварыннан 1904 елның 4 мартына кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә (1903 елда чыкмый).

Нашире һәм мөхәррире Н.А.Ильяшенко.

Күпчелек авторлар «Казанский телеграф» газетасы хезмәткәрләре.

Юнәлеше

Газета битләрендә Россиянең сәүдә һәм мануфактуралар департаменты, Казан округы юллары идарәсе боерыклары басыла, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәләре, ярминкәләр, төбәктә сәүдә эшләренең торышы турында мәгълүматлар бирелә.

Газетада шулай ук сәнәгать, сәүдә, авыл хуҗалыгы, транспорт үсеше турында шәһәр һәм земствоның хисап материаллары да бирелеп бара, биржа һәм акционерлар җәмгыятьләре җыелышлары турында хәбәрләр басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Г.Р.Заманова