«Башсоюз» кулланучылар җәмгыяте берлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1922 –1924 елларда Уфада айга 2 тапкыр (1922 елда – рус, 1923 елдан татар телендә) нәшер ителә.

Мөхәррире Р.Алуши.

Юнәлеше

Журнал кооперация идеяләрен пропагандалый, илнең икътисади хәлен анализлауга аерым игътибар бирә.

Журналда крәстияннәр арасында авыл хуҗалыгы белемнәрен һәм алдынгы тәҗрибәне тарату, күмәк хуҗалык итү формаларын тормышка ашыру турындагы материалларга зур урын бирелә.

Әдәбият

Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать (1905-1924). Казань, 1999;

Мәдәнейәт фырунтында Хйыл. Материалдар йыйынтыгы. Өфө, 1929;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.