Чыгу вакыты

1919 елда Казанда татар телендә нәшер ителә.

Темалары

Журнал битләрендә хөкүмәтнең декретлары, карарлары басыла, РСФСРда коммуна һәм артельләрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре яктыртыла.

Шулай ук урманнарны, елга-күлләрне саклау, иген кырларының торышын яхшырту юлларын күрсәткән мәкаләләр урын ала. «Авыл тормышы» журналы яшь үсентеләр үстерү, авыл хуҗалыгы культураларын кышка әзерләү турында киңәшләр бирә.

Төп рубрикалары: «Терлекчелек», «Игенчелек», «Авыл тормышы яңалыклары», «Әртилләр һәм коммуналар».