Эчтәлек

100 м дан 1500 м га кадәр дистанциядә кроль (ирекле стиль), брасс, баттерфляй (дельфин), чалкан йөзү, шулай ук гамәли йөзү, су астында йөзү, синхрон (сәнгатьчә) йөзү төрләрен берләштерә.

Татарстанда йөзү спорты 1922 елдан үсеш ала, ярышлар 1928 елдан уздырыла – Бөтентатар спорт бәйрәме финалы, Казан беренчелеге, Автономияле республика һәм өлкәләр спартакиадасы, 1934 елдан даими рәвештә шәһәр һәм республика чемпионатлары уздырыла.

ТРда йөзү спортын башлап җибәрүчеләр (оештыручылары һәм тренерлары) – Д.А.Вашш, А.А.Лывин.

XX йөзнең беренче яртысында ТАССР җыелма командасы – Автономияле республика һәм өлкәләр спартакиадасында (1928), Идел буе (1934, бронза), 9 автономияле республика спартакиадаларында (1940, көмеш) җиңүче (приз алучы); иң көчле спортчылар – А.Г.Әхмәтов, И.Батурин, В.Дубицкий, С.Крестовский, Т.Н.Полыгалова, Ш.К.Салихов, В.Хованов.

XX йөзнең 2 яртысы – XIX йөзнең башында ТР җыелма командасы Идел буе спартакиадасында (1971, көмеш), Бөтенроссия яшьләр уеннарында (1981, көмеш), Идел буе территориясе чемпионатында (1991, көмеш), Россия беренчелеге һәм зона чемпионатларда 1999 (көмеш), 2000 (бронза), 2003 (кышкы, бронза), 2003 елда җиңүче була һәм бүләкләр ала. Казан пед. институтының йөзүчеләр җыелма командасы – Студентларның 6 нчы бөтенроссия уеннарында җиңүче була (1967) һәм 5 нчесендә көмеш медаль ала (1966).

Йөзү спорты бүлеге Казан, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Чаллы шәһәрләренең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә (шул исәптән олимпия резервының махсуслаштырылган мәктәпләрендә) эшли. 2007 елда ТРда 109 су-спорт комплексы һәм йөзү бассейны эшли; шуларның 5 се – 50 м; 73 е – 25 м йөзү юлы белән; бассейннарның 89 ы ябык. Иң зурлары: «Органик синтез» (Казан), «Татнефть» (Әлмәт шәһәре), «Дуслык» «Түбәнкаманефтехим» (Түбән Кама шәһәре) АҖләренә карый; спорт-сәламәтләндерү комплекслары – «Нефтьче» (Баулы), «Яшьлек» (Бөгелмә), «Олимпия» (Чаллы), «Юбилейный» (Лениногорск).

ТРның иң көчле йөзүчеләре – РСФСР, СССР, Россия, Европа, дөнья, Бөтендөнья тимерьюлчылар союзы чемпионатларында, Идел буе, РСФСР, СССР халыклары спартакиадаларында, Россия, шулай ук «Буревестник», «Спартак», «Труд», «Локомотив», ирекле спорт җәмгыятьләренең үзәк советлары беренчелекләрендә, Студентларның бөтенсоюз һәм бөтенроссия спорт уеннарында катнашучылар, җиңүчеләр һәм медаль алучылар: В.Анисимов, З.Б.Баженова, В.Буканов, Т.Булушева, В.Вавилов, Т.Волкова, А.Зацепин, Л.Зыятдинова, В.А.Ившин, А.А.Камешков, Я.Мартынова, И.Насыйров, И.А.Нечаева, Э.Николаева, М.А.Перевозчикова, С.Поляков, Р.Рәмиев, Р.Салихов, М.Селиванова, Е.Ушаков, О.А.Фёдорова, В.Французов, Х.Хисмәтуллин, И.Хөснуллина, Д.Чинаева, А.С.Шәмсетдинов, Ю.Шимин. 1992 елда ТРда йөзү спорты буенча «Идел» ветераннар клубы оештырыла (рәисе А.А.Камешков).

ТРның иң көчле ветеран-йөзүчеләре – ТР, Европа, дөнья кубокларына һәм ачык чемпионатларда катнашучылар, җиңүче һәм медаль алучылар: В.Б.Абрамович, Ә.Г.Әхмәтов, З.П.Баженова, Е.В.Бахлин, Р.Бикбулатов, В.Вавилов, Ю.Городецкий, М.Дунаев, М.А.Ермакова, В.М.Ермолаев, К.Золотько, В.А.Ившин, И.Ионов, А.А.Камешков, М.Кондратьев, В.А.Лелюх, М.Логинов, Л.Мәһдиева, Л.Мельникова, В.Мумжиев, И.А.Нечаева, В.Николаев, О.Погодицкий, М.Саммитов, И.Сосновский, А.А.Сюткин, Е.Ушаков, Т.Фәизов, Х.Хисмәтуллин, А.С.Шәмсетдинов. Иң яхшы тренерлар: В.Б.Абрамович, Г.М.Әминова, В.И.Андрианов, Ә.Г.Әхмәтов, З.П.Боженова, И.А.Басин, Е.В.Бахмин, Э.В.Булгаков, А.Г.Ваккасова, Ф.А.Галиев, В.А.Грязнова, В.А.Ившин, И.С.Илалетдинов, А.А.Камешков, Е.А.Камешкова, Н.А.Коробков, Р.И.Лемешко, В.Е.Невзоров, Н.С.Пономаренко, Т.С.Пономаренко, А.А.Сюткин, В.Е.Феоктистов, Р.А.Шәйхәттәров, Р.Р.Шакиров, Х.Х.Шәфиков, В.И.Шпагин, Л.И.Якубчик, Э.П.Янклович.

Әдәбият

Шәмсетдинов А.С., Камешков А.А. Спортивное плавание Республики Татарстан: Справ. (1922-1999). К., 2000;

шулар ук. Клуб «Идел» в ветеранском плавании России. К., 2007.