Эчтәлек

Ат спортының заманча төрләре:

  • җигүле ат,
  • конкур (каршылыкларны сикереп чыгу),
  • ике төр ярыш (манежда йөрү, конкур),
  • өч төр ярыш (манежда йөрү, кыр сынаулары, конкур),
  • ат чабышы,
  • юырту,
  • стипл-чейз,
  • кросс,
  • атлы аучылык,
  • драйвинг,
  • атлы-чаңгы ярышлары,
  • ат ярышлары,
  • атта күнегүләр ясау (вольтижировка),
  • джигитовка (атта оста йөрү),
  • тройка һәм тачанкалар ярышлары,
  • пушбол уеннары,
  • атка атланып туп уйнау.

Казан һәвәскәр ат ярышлары җәмгыяте 1867 елда оештырыла (оештыручылар —  ат заводы тотучылар Н.Н.Кудрявцев, В.П.Молоствов, Г.Ә.Ишморатов, рәисе — И.Полторацкий), беренче юртаклар сынавы 1868 елның кышында Кабан күлендә уздырыла. Казан губернасының иң яхшы юртаклары: Аккредитив — Россия Дерби ярышы җиңүчесе (1907), Смельчак — Император призына уеннарда 2 нче урын (1907), Набат, Успех, Игла, Ловкий — төрле дистанцияләрдә Казан ипподромының җитезлек буенча рекордчылары.

1920-1940 елларда Казан ипподромында даими рәвештә республиканың колхоз, совхоз, ат заводлары һәм дәүләт конюшняларының юртаклары сынала. Бу вакыттагы иң яхшы җайдаклар — М.Курицин, И.А.Матяев, Ф.Ф.Кашафетдинов, С.Макеев, П.Поляков, М.Угольков, М.Арсланов, П.Егоров-Дунай, Кар-Дидя, Миф, Драгист һ.б. рекордчы юртакларда чыгыш ясый. Казан ипподромының иң яхшы җайдаклары, 1950-1970 елларда призлы чабышлар осталары: Х.Б.Гайнуллин, Җ.И.Хәбибуллин, С.Н.Староверов, А.М.Кузнецов, И.Ганчурин, Н.Н.Гришин, А.И.Булыгин. Алар тарафыннан җитез юртаклар, СССР, ТАССР, Идел буе рекордчылары — Док, Пихта, Ваза, Боярыня, Доспех, Кудесник, Рига, Талисман, Эфир, Орион һ.б. әзерләнә. Татарстан атчыларының җыелма командасы — Идел буе кубокларын ала (1955-1958, 1960, 1962-1965, 1968, 1976, 1986, 2001), Бөтенроссия ат ярышларында җиңә (1998) һәм призлар ала (бронза, 2003; көмеш, 2004). 1990 елларда ТРның иң яхшы спортчылары, ТР, РФ чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчеләре һәм призёрлары, Зур Дерби призы, Элита призы, Дөнья призы һ.б. призлар ияләре — С.Н.Бакурин, Г.Г.Большаков, А.И.Булыгин, Е.В.Гришаева, К.Закирова (конкур), С.Н.Невкипилый, С.Прохоров (конкур), Ф.Халиков һ.б. ТР ат спортының классик төрләре буенча иң яхшы тренерлары -— М.Р.Закиров, М.Н.Злобина, А.М.Щербаков, И.Н.Щербакова, Г.М.Галиева. ТРның иң яхшы юртаклары, СССР (РФ) рекордчылары — Рангоут, Ландр, Фараон, Аргон, Ледок, Панасоник, Заварзай, Массив, И я Кстати, Кокетливый, Абордаж, Позитрон, Ламборн.

ТР да «Аргамак» (Казан), «Тулпар» (Чаллы), «Кентавр» (Алабуга), «Буцефал» (Азнакай р-нының Актүбә пос.), «Мустанг» (Лениногорск), «Ягуар» СК (Нурлат), «Елховнефть» НГДУында, балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәпләре, шулай ук Зәй, Әлмәт, Буа, Тәтеш шәһәрләрендә клублар эшли. Сабан туе бәйрәмендә уздырыла торган ат ярышларының традициягә кергән төрләре: ат чабышлары, юртаклар узышы, ияр астында юртаклау, джигитовка (атта оста йөрү), «Пар ат» (парлап җигелгән атта ярыш), рус тройкасы (рус өчлеге), «Кыз куу», «Сөрән сугу» милли уеннары һ.б.

2005 елда Казанда Халыкара ат спорты комплексы ачыла, анда ТР һәм РФ президентлары, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстанның Алтын дагасы (2001 елдан уйнатыла, 2005 елдан халыкара статус), Казан Кремле, ТРның ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, Бөтенроссия дербистлары (РФ рекордчысы, Элита призының 4 тапкыр җиңүчесе — Ронгаут), Критериум, Казанның 1000 еллыгы призлары уйнатыла.

2004 елдан ТРның ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе «Аргамак» журналын чыгара (баш мөхәррире —  М.А.Поливанов).

Әдәбият

Шарафутдинов Д.Р. Сабантуй (научно-популярный очерк). К., 1977.