Халыкара ат спорты комплексы Европада иң зурлардан, Казанның 1000 еллыгына 2005 елның 27 августында ачыла.

Гомуми мәйданы 92 гектар. Керү урынын (кассалар, 2000 урынлык стоянка); спорт демонстрациясе урыны (чабыш юллары 1800х28 м, 1600х28 м, 2000 урынлык ачык трибуна, 4000 урынлык ябык трибуна, конкурс кыры); хуҗалык биналарын (40 атлык 12 ат абзары, ветеринария клиникасы, атлар өчен кышкы бассейн, гаражлар, печән, ашлык саклау урыннары һ. б., столяр, тимер һәм ат дирбияләре эшләү остаханәләре); атта йөрү паркын; өйрәтү-тренировка юлын (1400х14 м), шулай ук рестораннар, кафе, барлар, ат асраучылык музеен, тотализаторны үз эченә ала.

Халыкара ат спорты комплексы территориясендә «Аргамак» балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбе эшли.

Комплексның заманча җиһазланышы спортның олимпия төрләре буенча ярышлар, ат спорты уеннары, күргәзмәләр һәм аукционнар үткәрергә мөмкинлек бирә.