2004 елда «Казан» тау-спорт сәламәтләндерү комплексы буларак ачыла.

Зөя елгасының күтәренке уң як яры буенда урнашкан, Казаннан 35 км, Казан–Мәскәү автомобиль юлыннан 2 км ераклыкта.

Комплекста 800 дән 1800 м озынлыкта төрле катлаулылыктагы 160 тан 190 м га кадәр биеклектәге, ясалма кар ясау системасы булган 9 яктыртылган чаңгы трассасы бар.

3 утыргычлы 4 урынлы күтәргечләр эшли: балалар шәһәрчеге, транспорт ленталары, бебилифт, шугалак, чаңгы, сноуборд, сноублейд һәм башка спорт инвентарьлары белән җиһазландырылган.

Комплекста кунакханә, бөтен уңайлыклары булган йортлар, кухня, ванна, сауналары белән «альп» йортлары; ябык шугалаклар, теннис кортлары, бассейннар, аквапарк, мунчалар бар.