Биографиясе

1909 елның 11 декабре, Иваново-Вознесенск шәһәре – 1975 елның 30 гыйнвары, Казан.

Иваново машина төзелеше техникумын (1933), Мәскәү физкультура институты каршындагы футбол тренерлары мәктәбен (1952) тәмамлый.

1946 елга кадәр «Динамо» осталар футбол командасы һәм Иваново җыелма командасы уенчысы, СССРның иң яхшы футболчылары исәбенә керә.

1952–1954 елларда Ковров шәһәренең спорт осталары футбол командасында тренер. 1954–1958 елларда – «Красное знамя» (Иваново шәһәре), 1959–1971 елларда «Искра» (1965 тән – «Рубин», Казан) футбол командаларында өлкән тренер. Н.И.Сентябрёв җитәкчелегендә «Рубин» футбол командасы РСФСР беренчелегендә көмеш медаль ала («Б» классы) һәм «А» классының 2 нче лигасына чыга (1965); автономияле республикалар Кубогын яулый (1970).

Шәкертләре арасында – СССРның 14 спорт остасы, СССРның олимпия һәм җыелма командалары әгъзалары – В.Булавин, И.Галимов, В.М.Колотов, Н.В.Осянин.

Истәлеге

1992 елдан Казанда ел саен Н.И.Сентябрёв истәлегенә Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре командалары арасында футбол буенча Бөтенроссия турниры уздырыла, 1992 елда Казанда «Рубин» стадионында мемориаль такта куела.