- РУС
- ТАТ
инженер-механик, спортчы (мотоцикл һәм автомобиль спорты), мотоцикл спорты буенча СССРның спорт остасы (1971), автомобиль спорты буенча СССРның халыкара класслы спорт остасы (1976), ТРның атказанган спорт остасы (1996)
1947 елның 12 июнендә Вена шәһәрендә (Австрия) туа.
Одесса политехник институтын тәмамлый (1993).
Спорт белән 1961 елда шөгыльләнә башлый. Бозда мотоциклда узышу буенча СССР чемпионы (1972). 1973 елдан җиңел автомобильләрдә профессиональ узышчы, 1974 елдан СССР җыелма командасында.
Дөнья чемпионаты этабында (1985), «Русская зима» халыкара ярышларында (1982), «Большой приз Львова» призына авторалли һәм автомобильдә трек узышларында (1988) җиңүче.
Дөнья чемпионаты этабында (1977), авторалли буенча Европа чемпионатында (1982) көмеш медальләр ала.
1990–1999 елларда зур егәрлекле узышу машиналары һәм автомобильләрнең яңа модельләрен булдыруда һәм сынауда катнаша, «КамАЗ-мастер» командасы пилоты (Чаллы шәһәре).
Автораллиларда: «Париж–Триполи–Дакар» (1990) — команда зачётында, «Париж–Мәскәү–Улан-Батор–Пекин» (1995), «Париж–Гранада–Дакар» (1996) шәхси зачётта җиңүче.
Ралли-марафоннар буенча Россия чемпионы (1997). «Оптик-2000» (1997), «Париж–Гранада–Дакар» (1999) автораллиларында көмеш медальләр ала.
1999 елдан Одессада яши.
Халыклар дуслыгы, Дуслык орденнары белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.