Эчтәлек

Биографиясе

1963 елның 3 сентябрендә Аксубай районының Иске Тимошкино авылында туа.

Казан авиация институтын тәмамлый (1987).

Россиянең атказанган тренеры Ю. Ф. Золотов («Буревестник» ирекле спорт җәмгыятенең Казан авиация институты спорт клубы) шәкерте.

Студентларның Бөтендөнья кышкы универсиадасында 4×5 километрлы эстафетада алтын, 15 километрга узышта көмеш, 30 километрда бронза (1987) медальләр ала; «Төньяк бәйрәме» («Праздник Севера») халыкара ярышларында (1987); социалистик илләрнең «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятьләре вәкилләре спартакиадасында (СССР җыелма командасы белән, 4×10 километрлы эстафета, 1988) җиңүче.

Яшьләрнең бөтенсоюз ярышларында бронза (15 километрга узыш, 1984), СССР чемпионатларында көмеш (30 километрга узыш, 1986), бронза (4×10 километрлы эстафета, 1986, 1988) медальләр ала.