Биографиясе

1932 елның 1 декабре, Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәре – 2014 елның 7 апреле, Казан.

Омск физик культура институтын тәмамлый (1964). Спорт белән 1946 елда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә (Казан) шөгыльләнә башлый, тренерлары — Н.И.Моряшичев, В.П.Рыбалко (1951–1954). РСФСР (1955, шәхси беренчелектә), СССР (1955, команда беренчелегендә) чемпионы, СССР чемпионатында бронза медаль ала (1955), РСФСР халыклары Спартакиадасында (1956), халыкара турнирларда (1954–1957) җиңүче. Украина (1953), РСФСР (1955–1958), СССР (1955–1957) җыелма командалары әгзасы.

1958 елдан Казанда: урта мәктәптә (1958–1960), «Спартак» ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан советында (1960–1970), Казан авыл хуҗалыгы институтында (1970–1994), ТР Спорт һәм туризм дәүләт комитетының Үзәк СКда (1994–1997), РФ Эчке эшләр министрлыгының юридик институтында (1997–2003) эшли.

ТАССР (1955–1961), РСФСР (1960,1967), СССР (1960, 1964) җыелма командаларында тренер була.

Шәкертләре арасында — РСФСР халыклары спартакиадаларында, РСФСР, СССР, Европа чемпионатларында, дөнья кубогына ярышларда җиңүчеләр һәм медальләр алучылар: В.И.Капошин, В.Ф.Маркелов, И.Миңнуллин, Г.И.Митин (Бехерман).

Бөтенсоюз категорияле (1959, ирекле һәм классик көрәш) һәм халыкара категорияле (1995, гер спорты) судья.

Бүләкләре

Медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы, «Россиядә Олимпия хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен», «Милли көрәшне үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгеләре белән бүләкләнә.

Казанның мактаулы гражданы (2007).

Истәлеге

2005 елдан Ә.Ш.Шәйхетдинов призына билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турниры уздырыла.