Биографиясе

1937 елның 30 июне, Новосибирск шәһәре  – 2015 елның 13 мае, АКШ.

Смоленск физик культура институтын тәмамлый.

Спорт белән 1954 елда Чиләбедә шөгыльләнә башлый, 1956 елдан СССР җыелма командасы әгъзасы, тренерлары – В.М.Петров, Б.А.Садовников.

СССР чемпионы (1957–1971, 100 км га төркемле, күп көнле һәм командалы узышларда), дөнья велосипед узышында җиңүче (1962, шәхси зачетта, 1961–1962, 1965–1966 команда зачетларында), дөнья чемпионатында бронза медаль ала (1963, 100 км га команда белән узышуда).

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.