- РУС
- ТАТ
Авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (2007)
1967 елның 24 июлендә Казан шәһәрендә туган.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1992), Казанның коммерция оешмаларында эшли.
2003 елдан Казан техник университетының двигательләр һәм сервис кафедрасында.
Хезмәтләре двигательләрнең җылылык-физика процессларына һәм җылылык-энергетика ресурсларын өйрәнү өлкәсенә карый. Д.Н.Самойлов ЗМЗ-4021.10 бензин двигательләренең эшен катламлы заряд кулланып тикшерә һәм аның егәрлекне арттыруын, ягулык чыгымын һәм янган газларда агулы кушылмалар күләмен киметүен күрсәтә. Автомобиль һәм тракторларга өстәмә бөтерелмәле двигательләр урнаштырганда мөмкин саналган агулылык нормаларының тотрыклы кимүен билгели.
Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.
Автомобильный транспорт – основной источник загрязнения окружающей среды и способы его уменьшения. Казань, 2000 (автордаш).
Теплофизические процессы и характеристики бензиновых и дизельных двигателей с дополнительным завихрением и расслоением заряда. К., 2004; Топлива, смазочные материалы, технические жидкости. Казань, 2007 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.