- РУС
- ТАТ
Яңавыл. Татарстанның Теләче районындагы авыл, Макса елгасы (Кече Мишә елгасының уң кушылдыгы) буенда, Теләче авылыннан 9 км төньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Кибәхуҗа исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет була.
XX йөз башында мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1604,25 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.
Хәзер – Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә.
1933 елда авылда «Кызыл көч» колхозы оештырыла, 1950 елдан М.Вахитов исемендәге (үзәк утары – Казаклар авылы), 1958–1996 елларда – «Уңыш» (үзәк утары – Казаклар авылы) колхозларына керә, 1996–2004 елларда «Уңыш» күмәк передприятисе эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
М.Ә.Мостафин исемендәге башлангыч мәктәп (2013 елдан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы), «Шатлык» балалар бакчасы (1989 елдан), мәдәният йорты (2015 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1989 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында «Сәйлән» театр, «Зиләйлүк» фольклор коллективлары (икесе дә – 2022 елдан, оештыручысы – Д.В.Белозёрова) эшли.
Я.Г.Абдуллин (1920–2006) – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, философия фәннәре докторы, профессор, РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;
М.Ә.Мостафин (1916–1942) – укытучы, журналист, Бөек Ватан сугышында катнаша, туган авылындагы мәктәпкә аның исеме бирелгән.
1782 елда – 129 ир-ат;
1859 елда – 644,
1897 елда – 835,
1908 елда – 927,
1920 елда – 988,
1926 елда – 724,
1938 елда – 699,
1949 елда – 746,
1958 елда – 548,
1970 елда – 492,
1979 елда – 383,
1989 елда – 311,
2002 елда – 304,
2010 елда – 299,
2020 елда – 301 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.