Биографиясе

1948 елның 20 маенда Казанда туа.

Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1974).

Спорт белән 1965 елда «Спартак» ирекле спорт җәмгыятендә шөгыльләнә башлый, 1966 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә (Казан, тренеры В.Т.Глухих).

РСФСР (1967, 1971), СССР (1975) халыклары спартакиадаларында, СССР (1971–1976), Европа (1973) чемпионатларында җиңүче.

Дөнья чемпионатларында (1974–1975) көмеш медаль ала, Олимпия уеннарында катнаша (1976).

1977–1979 елларда СССР физик культура һәм спорт комитетының ТАССР буенча тренеры, 1980 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан республика советы рәисе урынбасары, 2000–2003 елларда «КамАЗ-Автоагрегат» АҖ генераль директоры урынбасары, вәкиллек директоры, 2004 елдан Казанда «КамАЗ» АҖ вәкиллеге директорының 1 нче урынбасары.

Бүләкләре

Медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы, «ТРның мактаулы динамочысы» билгесе белән бүләкләнә.