Эчтәлек

Биографиясе

1966 елның 10 сентябрендә Казанда туа.

Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый (1991 ел).

Танылган тренер С.М.Ромодановский шәкерте.

СССР (1983, 1990), Россия (1992) чемпионатларында, БДБ-АКШ командалары очрашуында (1992) җиңүче.

СССР кубогы иясе (1987).

СССР (көмеш, 1984), Европа (көмеш, 1991) чемпионатларында, Игелекле уеннарда (бронза 1990) медальләр ала.

Рингта 209 (183 ендә җиңә), шулай ук 32 халыкара (26 сында җиңә) очрашу үткәрә.