Биографиясе

1932 елның 1 октябре, Кама Тамагы районы Кече Кариле авылы –  2010 елның 7 апреле, Казан.

Воронеж педагогика институтын тәмамлый (1957).

Р.А.Азизовның шәкерте («Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте, Казан). Татарча көрәш буенча РСФСР (1960, 1968), ирекле көрәштә Красноярск крае (1958), Бөтенсоюз динамиадасы (1960) чемпионы.

1963–1977 елларда тренер, 1977–1994 елларда «Ракета» СКда (Казан) өлкән тренер.

Шәкертләре арасында С.Ф.Тимофеев, шулай ук РСФСР, Профсоюзлар ирекле спорт җәмгыятенең бөтенсоюз үзәк советы һәм башка бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призёрлары (20 елдан артык СССРның спорт остасы) бар. Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илдарханов И. Без көрәшче халык. Казан, 2009.