Биографиясе

1932 елның 16 ноябре, Казан — 2021 елның 15 сентябре, Мәскәү.

Мәскәү өлкә педагогия институтын тәмамлый (1962).

1948 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан, тренеры — И.Б.Брен).

1956–1963 елларда ЦСКА (Мәскәү) командасы составында уйный.

СССР чемпионатларында 1958, 1960–1962, 1957 (көмеш), СССР халыклары спартакиадаларында 1963, 1959 (көмеш), дөнья 1960, 1956 (бронза), Европа 1958 (бронза) чемпионатларында медальләр ала, Европа (1959), Европа чемпионнары Кубогы (1960, 1962) иясе.

1956 елдан Мәскәүдә яши.

1968–1971 елларда «Буревестник» командасында тренер, 1971–1980 елларда Олимпия резервы 73 нче «Виктория» махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкән тренер, 1981–1994 елларда директор, 1994–2007 елларда методист.

Истәлеге

Казанда 2005 елдан Фәсәхов Кубогына халыкара турнир уздырыла.

2009 елда «Зенит» (Казан), чемпион 2008/09) һәм «Динамо» (Мәскәү, Кубок иясе 2008/09) командалары арасында Россия суперкубогына Фәсәховга багышланган матч уздырыла.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.