Биографиясе

1898 елның 24 августы, Кострома губернасы, Галич өязе Кишкино авылы – 1975 елның 25 мае, Казан шәһәре.

Команда составының Баш хәрби гимнастика, фехтование мәктәбен (1919, Петроград), Татар-башкорт хәрби командир-инженерлар мәктәбен (1929, Казан) тәмамлый.

Чаңгыда узышу, күп төр ярышлар, ирекле көрәш, йөзү, җиңел атлетика буенча ТАССР чемпионы (1923–1928).

Казан хәрби-инженерлар мәктәбендә (1919–1924), Команда составының татар-башкорт хәрби-инженерлар мәктәбендә (1924–1929) физик әзерлек буенча төп өйрәтүче, Казан университетында физик тәрбия кафедрасы мөдире (1929–1939), ТАССР Хәрби комиссариатының 5 нче бүлегендә өлкән инструктор (1940–1955).

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында «Урожай» ирекле спорт җәмгыятенең өлкә советы Бекасов исемендәге призга хәрби хезмәткә алынучылар арасында Бөтенсоюз ГТО комплексы буенча ярышлар уздыра.