Гомуми мәгълүмат

Волгоград өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Үзәге – Светлый Яр эшчеләр поселогы (Волгоград шәһәреннән 55 км читтә).

Халкы – 36875 кеше (2016 ел). Татарлар – 2352 кеше (2010 ел). Тупланып Зур Чапурин һәм Кече Чапурин авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Кече Чапурин авылында керәшен татарлар һәм мишәрләр яшиләр. XVIII йөздә беренчеләре – Казан губернасының Спас өязеннән, икенчеләре Пенза губернасының Ломов өязеннән күчеп утыралар. Авыл шартлы рәвештә керәшеннәр һәм мишәрләр өлешләренә бүленә: ике кибет, ике зират һ. б. була.

Авылда Волгоград өлкәсе территориясендә иң иске мәчет эшли (2010 елда аның 250 еллык юбилее билгеләп үтелә).

2003 елдан Кече Чапурин авылында «Туган як» татар мәдәни-этнография үзәк-музее эшли (оештыручысы Ш.К.Шәрипов, җитәкчесе С.Н.Рябова). Биредә татар шагыйрьләре Г.Тукай һәм М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичәләр уза. Үзәк-музей каршында «Туган як» вокаль төркеме, «Тамчы» балалар вокаль төркеме, татар теленә һәм мәдәниятенә өйрәтү өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Ел саен Сабан туе бәйрәм ителә.

Күренекле кешеләре

Районда туып-үскән кешеләр арасында (барысы да Кече Чапурин авылыннан): Украинаның халык рәссамы Р.З.Мәсәгутов, рәссам Ш.С.Әбдерәшитов, М.Җәлил шигырьләре язылган беренче дәфтәрне саклап калган һәм төрмәдән алып чыккан Моабит төрмәсе тоткыны Г.Х.Шәрипов.