Гомуми мәгълүмат

Волгоград өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1941 елда оештырыла. Үзәге – Иске Полтавка авылы (Волгоград шәһәреннән 360 км читтә).

Халкы – 18923 кеше (2016 ел). Татарлар – 1059 кеше (2010 ел). Татарлар тупланып 1840 елда нигез салынган Лятошинка авылында яшиләр (2012 елда – 683 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Лятошинка авылының төп истәлекле урыны – 1905 елгы мәчет (1933 елда манарасы юкка чыгарыла, мәчет ябыла; 1990 елларда реставрацияләнә һәм яңадан ачыла).

1948 елга кадәр татар мәктәбе эшли. Мәдәният йорты каршында «Шатлык» татар милли үзәге эшли, анда татар халык йолаларын торгызу буенча эш алып барыла. Авылда ел саен Авыл көне, Корбан бәйрәме, Рамазан бәйрәме, Сабан туе үткәрелә.