Гомуми мәгълүмат

Волгоград өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Актүбә елгасының сул як ярында урнашкан. 1928 елда оештырыла. Үзәге – Ленинск шәһәре (Волгоград шәһәреннән 67 км читтә).

Халкы – 30766 кеше (2016 ел). Татарлар – 1975 кеше (2010 ел). Маляевка (2016 елда – 1232 кеше), Бәхтияр (829 кеше) авылларында тупланып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Пенза губернасы татарлары Маляевка (1874 елда) һәм Бәхтияр (1936 елда) авылларына нигез салалар. 1878 елда Маляевкада халыктан җыелган акчага мәчет төзелә, башлангыч мәктәп ачыла. 1917 елга кадәр Бәхтиярда 3 мәчет һәм алар каршында мәдрәсә эшли (170 якын кеше белем ала).

Маляевка гомуми белем бирү мәктәбе ике тапкыр РФ Президенты премиясе, ике тапкыр Волгоград өлкәсе губернаторы премиясе җиңүчесе була. Биредә ел саен Авыл көне, Корбан бәйрәме, Сабан туе, Ураза бәйрәме үткәрелә.

2015 елдан «Идел» Татар мәдәни-мәгариф үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы эшли (Маляевка авылы, рәисе Р.Р. Балбәков). Ул Идел гуманитар институты территориясендә урнашкан, анда Ленинск шәһәрендә һәм өлкәдә уза торган дөньяви чаралар һәм дини бәйрәмнәр үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Районда туып-үскән кешеләр арасында: генерал-майор А.Т.Хансевиров, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.Н.Мортазаева, юридик фәннәр докторы Б.Т.Разгильдиев.