Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. 1943 елга кадәр Урта Идел өлкәсенә керә. Мәйданы – 1178 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Иске Кулаткы поселогы (Ульяновск шәһәреннән 230 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12238 (2016 ел). Татарлар халыкның 95% тәшкил итә: 2010 елда – 13734 кеше (1979 елда – 20954, 1989 елда – 18270, 2002 елда – 16342 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында Казан, Сембер, Темниковтан күчеп килгән морзаларга һәм йомышлы татарларга Пётр I указлары белән җирләр бирелә.

1917 елда район территориясендә җитмеш бер мәчет, кырык биш мәктәп һәм мәдрәсә (иң атаклысы Зимничә авылындагы Хансөяровлар мәдрәсәсе), алты земство мәктәбе эшли. 1930 елдан районда «Күмәк көч» газетасы нәшер ителә.

Хәзерге вакытта район Татар милли-мәдәни автономиясе эшли. Районның ун мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла. Район китапханәләре Бөтендөнья татар конгрессыннан татар телендә китаплар, вакытлы матбугат алдыра, аларда китап күргәзмәләре үткәрелә. 1996 елдан «Яңа дулкын» җирле телеканалы эшли.

Татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында унтугыз клуб учреждениесе, балалар сәнгать мәктәбе, Х.А.Әбләзев исемендәге тарих-төбәк тарихын өйрәнү музее эшли. Татар үзешчән, шул исәптән халык коллективлары: «Гөлшаян» эстрада җыры төркеме, драма театры, «Чишмә» ветераннар хоры, «Карлыгачлар» балалар ансмбле бар.

Районда татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле чаралар: Сабан туе һәм Нәүрүз бәйрәмнәре, «Туган ягым – мәхәббәтем минем» үзешчән сәнгать район смотры, «Татар авылының көзге моңнары» халык иҗаты фестивале, «Авыл егете», «Авыл кызы» һәм башка конкурслар, 2005 елдан Яңа Зимничә авылында «Хансөяров укулары» (суфи, шәех Х.Хансөяров истәлегенә) уздырыла. 2008 елда районда – «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор коллективлары фестивале, 2016 елда җиденче Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.

Егерме биш мәчет (шул исәптән бишесе – район үзәгендә) эшли.

Күренекле кешеләре

Иске Кулаткы районында:

  • Советла Союзы Геройлары: М.И.Аипов (Кирюшкино авылы), Н.Н.Нугаев (Иске Кулаткы авылы), В.С.Хәбиев (Урта Терешка авылы) һәм З.С.Хөсәенов,
  • Дан орденының тулы кавалеры Ф.Ю.Динеев (икесе дә – Мөси авылы),
  • Социалистик Хезмәт Герое Т.К.Рәшитова (Яңа Яндовка авылы),
  • дәүләт эшлеклеләре Г.Ә.Әбдерәзәков (Иске Кулаткы авылы) һәм Б.Х.Мансуров (Иске Зелёное авылы),
  • тарих фәннәре докторлары Р.Г.Әмирханов (Иске Кулаткы авылы), Р.А.Мөхәммәдов (Югары Терешка авылы), Ф.Г.Рәшитов (Яңа Мостяк авылы),
  • биология фәннәре докторы Р.Х.Насыйров,
  • педагогика фәннәре докторы Я.И.Ханбиков,
  • психология фәннәре докторы Р.М.Шаминов (барысы да – Иске Кулаткы авылы),
  • ветеринария фәннәре докторы Р.Ә.Хамзин (Урта Терешка авылы),
  • тел галиме Л.Т.Мәхмүтова (Мөси авылы),
  • шагыйрь Х.Й.Абушаев (АбушаевАтлаши),
  • җырчы, халык артисты М.А.Якупов,
  • композитор И.Д.Якупов (барысы да – Иске Атлаш авылы),
  • шагыйрь К.Патиев,
  • журналист, Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан көрәштәше Ә.Г.Бәхтияров (икесе дә –Зимничә авылы),
  • язучы, җәмәгать эшлеклесе Ш.Х.Сүнчәләй (икесе дә – Иске Мостяк авылы),
  • драматург К.С.Әмиров (Яңа Зимничә) туган.