Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Үзәге – Сызрань шәһәре (район составына керми).

Халкы – 25255 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 907 кеше. Бөтен район территориясендә таралып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Сызрань шәһәрендә татарларның милли‑мәдәни автономиясе (рәисе – Р.И.Шәрәфетдинов), «Туган тел» татар мәдәни үзәге (рәисе – Г.Г.Габдрәшитов), «Татар теле һәм гарәп язуы нигезләре» берләшмәсе (җитәкчесе – Г.Г.Габдрәшитов) эшли.

2015 елда Е.Аркадьев исемендәге Үзәк китапханәдә татар мәдәнияте көне уза. Сызрань шәһәренең «Строитель» мәдәният йортында «Чишмә» татар ансамбле оештырыла (җитәкчесе – Р.Туктаров).

2000 елдан «Сызрань җамигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасы эшли, аның башлангычы белән яңа мәчет төзелә. Хәзерге вакытта Сызраньда дүрт мәчет эшли.