Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1991 елда оештырыла. Мәйданы – 823 кв.км. Үзәге – Камышлы авылы (Самара шәһәреннән 200 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 10912 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 9160 кеше (1989 елда – 10244, 2002 елда – 9613 кеше), шул исәптән: Камышлыда – 4586 кеше, Яңа Усманда – 1322, Иске Ярмәктә – 1183, Балыклыда – 590, Иске Усманда – 432, Яңа Ярмәктә – 501, Татар Байтуганында – 237, Чулпанда – 186, Бозбашта – 182, Рус Байтуганында – 13, Дәүләткулда – 125, Яңа Балыклыда – 50 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә Казан татарлары һәм мишәрләр XVI–XVII йөзләрдә урнаша башлыйлар. XVI йөзнең икенче яртысында Камышлы һәм Татар Байтуганы авылларына нигез салына. 1682 елда Камышлы авылында мәчет төзелә.

Иске һәм Яңа Ярмәк авылларына 1732 һәм 1782 елларда нигез салына. 1733 елда Казан губернасының Арча өязе Балыклы авылыннан күчеп килүчеләр шул ук исемдәге авылга нигез салалар. XIX йөздә халкы ясаклы һәм йомышлы татарлар, типтәрләр, «башкортлар» катлавына керә.

1910 елда Камышлы авылында – 3336 кеше, Иске Ярмәктә – 2553, Яңа Усманда – 2124, Балыклыда – 1946, Татар Байтуганында – 1081, Иске Усманда 909 кеше яши.

XX йөз башында җиде татар авылында – унөч мәчет, шул исәптән Камышлы һәм Иске Ярмәк авылларында дүртәр мәчет эшли; Иске Ярмәктә (ике, 1903 елда кызлар өчен мәктәп ачыла) һәм Иске Усманда мәдрәсә була.1930 елларга кадәр Камышлы, Яңа Усман һәм Иске Усман, Иске Ярмәк, Татар Байтуганы авылларында мәчетләр була.

1941–1956 елларда Камышлы татар педагогика училищесе эшли (Ульяновск шәһәреннән күчерелә, аннан соң Богырыслан шәһәрендәге училище белән берләштерелә).

Районда «Югары уңыш өчен» газетасы нәшер ителә.

1980 еллар башына кадәр районның кайбер мәктәпләрендә укыту татар телендә алып барыла. Хәзерге вакытта алты мәктәптә һәм аларның филиалларында татар теле предмет буларак өйрәнелә, район олимпиадасы, «Татар теле ел укытучысы» конкурсы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә татар теле атналары үткәрелә.

«Нур» җирле телевидение каналы эшли (1998 елдан), «Камышлы хәбәрләре» газетасы нәшер ителә (1991 елдан).

Дәүләткул авылында – «Дисәнә» фольклор коллективы; Камышлы авылында – үзешчән драма театры (1920 елда драма түгәрәге буларак нигез салына, 1972 елдан халык исемен йөртә), «Чишмә» фольклор ансамбле; Яңа Усман авылында – «Наз» балалар бию ансамбле; Иске Балыклы авылында – «Кояшкай» балалар вокаль ансамбле; Иске Ярмәк авылында «Ак каен» фольклор халык ансамбле (1971 елдан, 1989 елдан халык исемен йөртә) эшли.

Районда даими рәвештә «Әйлән-бәйлән» (2011 елдан) һәм «Уйнагыз, Гали гармуннары!» (2012 елдан) төбәкара татар биюе һәм музыкасы фестивальләре, Сабан туе (2013 елда Камышлы авылында беренче өлкә авыл Сабан туе) һәм Нәүрүз бәйрәме үткәрелә.

Камышлы (өч, мәдрәсә бар), Яңа Усман (ике), Бозбаш, Дәүләткул, Яңа Ярмәк, Иске Балыклы, Иске Ярмәк, Иске Усман, Татар Байтуганы һәм Чулпан торак пунктларында (барысында да – берәр) мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Камышлы районында:

  • биология фәннәре докторы И.Н.Шәйдуллин (Яңа Ершово авылы),
  • педагог, «Әлифба» татар дәреслеге авторы С.Г.Вәгыйзов (Татар Байтуганы авылы),
  • язучылар А.Ш.Насыйров (Зыя Ярмәки) һәм Х.‑Г.Г.Садри,
  • актер, ТАССРның халык артисты Р.М.Шамкаев (барысы да – Иске Ярмәк авылы),
  • шагыйрь Ә.М.Давыдов,
  • рәссам А.К.Надыйров (икесе дә – Камышлы авылы),
  • шагыйрь, драматург Р.Г.Мингалимов (Йолдыз поселогы) туган.