Гомуми мәгълүмат

Мари Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 1,5 мең кв.км. Үзәге – Мари-Төрек поселогы (Йошкар-Ола шәһәреннән 125 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 20268 (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4231 кеше.

Татарлар, тупланып, Мари-Төрек (2002 елда – 1760 кеше), Мариец (558), Яңа Павловский (148) поселокларында, Кече Шишинер (1451), Татар Кетнәсе (1042), Дружино (129), Ведерники (114), Кече Исмаил (103), Яңа Пыжмара (98), Кече Түнтәр (74), Татар Шолкеры (70), Болгарлар (69), Яңа Мир (60), Кече Носа (40), Яхин (32) һәм Югары Мир (22) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Мари-Төрек районында татарлар XVI йөз ахырында – Казан ханлыгы рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынгач (1552 ел) яши башлый. Татар миграциясенең көчле дулкыны (башлыча, Кукмара, Балтач, Арча районнарыннан) 1930 еллардагы күмәкләштерү чорында теркәлә.

1917 елга кадәр Татар Кетнәсендә кәгазь һәм комач-кытай фабрикалары, өч мәчет; Татар Шолкерында кәгазь җитештерү фабрикасы, су тегермәннәре, мәдрәсә; Кече Исмаилда мәчет (1930 елларга кадәр) эшли.

Татар мәктәпләре Яңа Мир (1931 ел), Яхин (1931–1961 еллар), Яңа Пыжмара (1933–1975 еллар), Дружино (1950 елларда) һәм Кече Носа (1950 елларда), авылларында эшли.

Хәзерге вакытта мәчетләр Яңа Пыжмара (1996 елдан), Татар Кетнәсе (1999 елдан), Кече Шишинер (2003 елдан) авылларында, Мари-Төрек поселогында (2006 елдан) эшләп килә.

Районның биш мәктәбендә татар теле предмет буларак укытыла.

Татар Кетнәсе, Дружино авыллары мәдәният йортлары каршында драма түгәрәкләре һәм вокаль ансамбльләр (1990 еллардан) эшли. Районда Татар мәдәнияте көннәре, Корбан бәйрәме, Нәүрүз, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр үткәрелә.

Татарстан Республикасы белән Мари-Төрек районы арасында тыгыз мәдәни бәйләнешләр (Арча, Балтач районнары коллективларының концерт программалары белән алмашу) урнашкан.

Күренекле кешеләре

Мари-Төрек районында медицина фәннәре докторы Р.Х.Хафизҗанов (Татар Кетнәсе авылы), техник фәннәр докторы И.И.Исмәгыйлев (Хлебниково авылы), ТАССРның атказанган артисты Г.Г.Гыйбадуллин туган.

Социалистик Хезмәт Герое И.М.Мортазинның тормышы һәм эшчәнлеге Мари–Төрек районы белән бәйле.