Гомуми мәгълүмат

Уфа шәһәреннән 160 км ераклыкта урнашкан. 1948 елда поселок буларак нигезләнә.

Халкы – 155655 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2015 елда –32531 кеше (1970 елда – 19794, 1979 елда – 28351, 1989 елда – 30212, 2002 елда – 32214, 2010 елда – 32351 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Шәһәрдә иҗтимагый оешмалар: Татар милли-мәдәни автономиясе советы (җитәкчесе – А.Р.Курманаев), «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте (җитәкчесе – А.А.Сәйфетдинова), «Аллагуват» (җитәкчесе – Ф.Ф.Ханмурзин). «Сандугач» татар халык эстрада-фольклор ансамбле эшли (җитәкчесе – М.М.Романова).

Шәһәрнең дүрт мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2015/2016 уку елы мәгълүматларына караганда).

Күренекле кешеләре

Советлар Союзы Герое Х.Б.Әхтәмовның тормышы Салават шәһәре белән бәйле.