Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1748 кв.км. Үзәге – Кушнаренко авылы (Уфа шәһәреннән 60 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 26919 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 13568 кеше (1970 елда – 18606, 1979 елда – 14020, 1989 елда – 22232, 2002 елда – 11641 кеше).

Элегрәк нигезләнгән авыллар – Илморза (1681–1685 еллар), Көдешлебаш (1700 ел), Мортаза (1713 ел), Рәсмәкәй (1714 ел), Калтай (1716 ел), Ислан поселогы (1734 ел), Гумәр авылы (1750 ел). Татарлар элегрәк урнашкан авыллар: Солтанай (1714 яки 1719 ел) һәм Каратәкә (1719 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

«Сандугач» балалар фольклор ансамбле (1984 елдан, 1997 елдан халык ансамбле), «Мизгелләр» (1958 елдан, 1962 елдан халык театры) һәм «Балкыш» (1984 елдан, 1996 елдан халык театры) театрлары эшли. Район балалар музыка мәктәбе каршында татар балалар хоры коллективы бар.

2004 /2005 уку елында районның утыз җиде мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, алтысында татар теле предмет буларак өйрәнелә. Кушнаренко педагогика училищесендә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләнә.

Күренекле кешеләре

Кушнаренко районында:

  • Советлар Союзы Геройлары Ф.Ф.Әхмәлдинов, С.Ш.Валиев,
  • дәүләт һәм партия эшлеклеләре Р.М.Мусин һәм М.Г.Сабиров,
  • хуҗалык-партия эшлеклесе Г.К.Ганиев,
  • тарих фәннәре докторы Н.М.Якупов,
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Р.М.Мөддәрисов,
  • икътисад фәннәре докторы Г.Г.Мөфтиев,
  • язучы М.Г.Шабаев (Мин Шабай),
  • шагыйрьләр Л.В.Вәли, Р.Гаташ, З.Т.Шәйхетдинова (Зәкия Туфайлова),
  • әдәбият галиме Б.Н.Гыйззәт туган.

Татар бәкләре – Дашкиннар, Кайбишевлар һәм Мәмлиевлар, татар морзалары Кашаевлар, Киреевлар һәм Моратовлар нәселләре вәкилләренең һәм варисларының тормышы һәм эшчәнлеге Кушнаренко районы белән бәйле.