Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 3371 кв.км. Үзәге – Мраково авылы (Уфа шәһәреннән 271 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 29284 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4069 кеше (1970 елда – 6122, 1979 елда – 5047, 1989 елда – 5118, 2002 елда – 3519 кеше).

Районда дүрт татар, унбиш татар-башкорт, бер татар-рус-башкорт торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Күгәрчен (2009 елда – 866 кеше) һәм Богдашкино (рәсми булмаган исеме – Увары, 179 кеше). Беренчеләрдән булып нигез салынган татар авылы – Богдашкино (Увары, 1775 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

1996 елдан Күгәрчен авылында «Умырзая» театры эшли (2012 елдан халык театры).

2014/2015 уку елында районның өч мәктәбендә (Күгәрчен, Богдашкино авыллары, Семиречье хуторы) татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Акман авылында (хәзер Ибрай авылы) танылган татар шагыйре, Г.Тукайның дусты һәм көрәштәше – С.Рәмиев туган.