Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1688 кв.км. Үзәге – Үрге Кыйгы авылы (Уфа шәһәреннән 256 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 18007 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 9825 кеше (1970 елда – 12591, 1979 елда – 11096, 1989 елда – 10841, 2002 елда – 10306 кеше).

Районда ундүрт татар һәм дүрт татар-башкорт торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Үрге Кыйгы (2009 елда – 7438 кеше), Түбәнге Кыйгы (1431), Еланлы (845), Дүшәмбикә (635), Юкәлекүл (682), Тугызлы (587).

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында Идрис авылында рус-татар мәктәбе эшли, анда 1912–1914 елларда танылган язучы, журналист һәм педагог Х.Г.Әбелхан укыта. 2014/2015 уку елында районның биш мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, алтысында татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Татар халык иҗат коллективлары: «Замандаш» театры (Түбәнге Кыйгы авылы, аның каршында «Замандаш‑2» балалар театр коллективы бар) һәм «Умырзая» вокаль‑инструменталь ансамбле эшли.

Татарлар күпчелекне тәшкил иткән торак пунктларда «Чишмәләр» фольклор (Тугызлы авылы), «Нур» (Тугызлы авылы), Дүшәмбикә һәм Еланлы авылларында драма, «Чулпылар» (Тугызлы авылы), «Ласынташ», «Бигельде» һәм «Дуслык» бию (барысы да – Еланлы авылы) иҗат коллективлары, «Тамчыкай» (Тугызлы авылы), «Ләйсән», «Соло» һәм «Шатлык» (барысы да – Еланлы авылы) һәм Душәмбикә авылында җыр түгәрәкләре бар.

Күренекле кешеләре

Кыйгы районында:

  • генерал‑майор – инженер Р.Ә.Вәлиев,
  • Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, техник фәннәр докторы Р.М.Бәширов,
  • тел галиме, педагог К.З.Закирҗанов,
  • шагыйрьләр Р.Т.Вәлиева һәм Н.Хәким,
  • җырчы З.Д.Сөнгатуллина туган.

Журналист, публицист, әдәбият галиме З.Г.Йосыповның (тәхәллүсе Заһид Шәркый‑Йосыпов) тормышы Кыйгы районы белән бәйле.