Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 1977,2 кв.км. Үзәге – Берёзовка авылы (Пермьнән 136 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 15889 кеше (2015 ел). Татарлар саны2010 елда – 2775 кеше (1926 елда – 3016, 1979 елда – 4342, 2000 елда – 2270 кеше).

Районда татарлар яши торган ундүрт торак пункт бар, шуларның иң зурлары: Ванькино һәм Чокыр авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

Чокыр, Иссинәй авыллары 1675 елдан мәгълүм, Татар Тазы – 1679 елдан.

XIX ахыры – XX йөз башында Берёзовка районында җиде мәчет була.

1898 елдан Чокыр авылында татар земство училищесе эшли. 1930 елларда районда алты татар мәктәбе була. 2016/2017 уку елында татар теле предмет буларак Байтирәк башлангыч мәктәбендә һәм Чокыр авылы башлангыч мәктәбендә – балалар бакчасында өйрәнелә.

Берёзовкада «Шауба» һәм «Умырзая», Чокыр авылында «Чишмә» татар иҗат коллективлары эшли. «Шауба йолдызчыклары» балалар фестивале уздырыла.