Гомуми мәгълүмат

Оренбург өлкәсенең үзәк өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2061 кв.км. Үзәге – Сакмар авылы (Оренбургтан 36 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 30,4 мең кеше (2009 ел). Татарлар саны: 1970 елда – 4485, 1979 елда – 4642, 1989 елда – 5081, 2002 елда – 5766 кеше.

Районга 3 татар авылы – Үрге Чебенле һәм Түбәнге Чебенле, Татар Каргалысы (Каргалы бистәсе) керә.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарларның килеп чыгуы Россиянең Урта Азия һәм Шәрык илләре белән сәүдә бәйләнешләренең җайга салынуы белән бәйле. 1744 елда 200 гә якын татар гаиләсе Казан губернасыннан Оренбург губернасына күчерелә, монда алар Каргалы бистәсен нигезли (хәзер Татар Каргалысы авылы). 1754 елда бу авылдан күченүчеләр Үрге Чебенле һәм Түбәнге Чебенле авылларын нигезли. Каргалы бистәсе озак еллар Россия татарларының зур сәүдә-икътисад, мәгърифәт һәм мәдәният үзәге булып кала.

XX йөз башында монда 10 мәчет эшли, совет хакимияте чорында аларның күбесе җимерелә. Хәзерге вакытта Татар Каргалысында 3 мәчет, «Нур» мәдрәсәсе эшли, ислам мәгърифәт комплексы бинасына нигез салына, айга 1 тапкыр «Оренбург манарасы» дини-агарту газетасы нәшер ителә.

1995 елдан мөселман җәмгыяте, Татар Каргалысы урта мәктәбе һәм Сакмар районы җитәкчеләре белән берлектә җәйге мөселман балалар лагере оештырыла.

Татар Каргалысы һәм Үрге Чебенле мәктәпләрендә татар теле предмет буларак укытыла, татар мәдәниятенә багышланган музейлар эшли.

Күренекле кешеләре

Сакмар районында:

  • шагыйрьләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Ә.Ә. Габдессәлам (Ә.Каргалый) һәм Х.С.Салихов (Хибатулла Каргалый / Хибатулла Ишан),
  • сәүдәгәр-сәнәгатьчеләр Ә.М. һәм М.М. Хөсәеновлар,
  • Советлар Союзы Герое Х.Ш.Фәйзуллин,
  • тарих фәннәре докторы Р.Н.Имангалиев,
  • драматург Г.Х.Ниязбаев,
  • зәргәр Р.Р.Дөңгыр туган.

Дин һәм җәмәгать эшлеклесе, II Дәүләт Думасы депутаты Х.Г.Госманов, дин белгече И.Ширнияз, шагыйрьләр Г.Ураи (Габдүш) һәм Утыз-Имәни, хаттат И.Габделкәримнең тормышы һәм эшчәнлеге Сакмар районы белән бәйле.