Гомуми мәгълүмат

1743 елда нигез салына. Халкы – 576808 (2015 ел). Татарлар саны – 42172 кеше (2010 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Оренбургта шәһәргә нигез салынган көннән яшиләр. Алар Россиянең Казакъстан һәм Урта Азия якларында йогынтысын җәелдерү өчен мөһим терәк пункт булган бу шәһәрне төзүдә катнашалар; Оренбург чик буенда хезмәт итәләр.

1740 елларның икенче яртысыннан Россия дәүләте белән Көнчыгыш илләре арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрендә татарлар төп рольне уйный башлый. 1761 елда Оренбургта 109 сәүдәгәр (аларның 65% – татар) сәүдә итә.

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында Оренбургта татар сәнәгатьчеләренең күпләгән терлек чалу, туңмай эретү биналары; чүлмәк, кирпеч ясау заводлары, җилем кайнату, тире эшкәртү һәм сабын кайнату, шулай ук икмәк пешерү биналары һәм икмәк заводлары була. XIX–XX йөзләрдә сәүдә йортлары (иң эреләре – бертуган Хөсәеновләр һәм Рәмиевләр сәүдә йортлары) төзелә башлый.

1891 елда Оренбургта сәүдәгәр Хөсәеновләр иганәсенә алтынчы җамигъ мәчет каршында җәдиди «Хөсәения» мәдрәсәсе ачыла. Шул ук вакытта шәһәрдә зур «Вәлия» кадими мәдрәсәсе эшли.

Оренбург – татар профессиональ театры туган җир. 1907 елда «Сәйяр» беренче татар театры труппасы, 1915 елда «Ширкәт» труппасы оештырыла. 1916 елда Оренбург мөселманнары музыка-драма җәмгыятенә нигез салына, аның каршында музыка мәктәбе эшли (1920–1923 елда аны С.Җ.Сәйдәшев җитәкли).

XX йөз башында Оренбург татар китаплары басу һәм татар публицистикасы үзәкләренең берсе була. 1901 елда монда Г.Кәримов басмаханәсе ачыла, 1902 елдан аны улы Ф.Кәрими җитәкли. 1906 елда басмаханә җирлегендә «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» басмаханәсе төзелә, 1914 елда ул «Ә.Г.Хөсәенов һәм К0» сәүдә йортына күчә. 1906 елда М.Г.Хөсәеновның «Дин вә мәгыйшәт» басмаханәсе ачыла, Ш.К.Шаһидуллин ширкәте һәм Кº басмаханәсен ачуга рөхсәт бирелә. 1909 елда бертуган Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсе эшли башлый.

1906–1917 елларда Оренбургта татар телендә 12 матбугат басмасы: «Вакыт», «Урал» газеталары; «Шура», «Дин вә мәгыйшәт», «Ислах көтебханәсе», «Кармак», «Карчыга»,«Мәгариф», «Мөгаллим» «Чикерткә», «Чүкеч», «Шура», «Яз» журналлары нәшер ителә.

1906 елда Оренбургта беренче түләүсез татар китапханәләреннән берсе ачыла (хәзер Х.Ямашев исемен йөртә).

Мөселман хәйрия һәм мәдәни-агарту оешмалары киң үсеш ала. 1898 елда – «Оренбург мөселман хәйрия җәмгыяте», 1906 елда – «Оренбург шәһәре мөселманнары җәмгыяте», 1912 елда – «Оренбург мөселман хатын-кызлар җәмгыяте», «Оренбург мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте», 1917 елда «Оренбург губернасы төрки-татар укытучылары җәмгыяте», «Оренбург мөселман коммерция эшләрен башкаручылар җәмгыяте», «Оренбург мөселман хатын-кызлар комитеты» оештырыла.

Хәзерге вакытта Оренбургта «Туган тел» шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе (1998 елдан), «Яшьлек» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы (2003 елдан); татар телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе эшли. Оренбург педагогика университетының татар-башкорт бүлегендә һәм икенче педагогика көллиятендә татар теле укытучылары әзерләнә.

2006 елда «Вакыт» татар газетасы чыга башлауның 100 еллыгына һәм М.Җәлилнең тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар; «Россия хәзинәләр системасында М.Җәлилнең батырлыгы һәм рухи мирасы», «Вакыт» газетасының 100 еллыгы: Оренбург өлкәсе татар матбугаты», «Х.Ямашев исемендәге китапханә: тарих һәм хәзерге заман» бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләре үткәрелә.

«Яңа вакыт» һәм «Болгар иле» газеталары нәшер ителә. «Якташлар» телетапшыруы һәм «Хәерле кич» радиотапшыруы чыга. Оренбург татар драма театры эшли.

Татар халкының күп кенә күренекле вәкилләренең тормышы Оренбург белән бәйле.