Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең төньяк-көнчыгышында урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 15700 кв.км. Үзәге – Тара шәһәре.

Халкы – 45424 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3613 кеше. Башлыча, Тара шәһәрендә, Олы Уыш авылында һәм Шәехләр поселогында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Себер татарлары – районының төп халкы. Җирле татарлар белән бергә төбәктә Казаннан һәм Пермьнән килгән йомышлы кешеләр дә яши башлый. Идел һәм Урал буе татарларының район территориясенә күпләп күчүе XIX йөзнең икенче яртысына карый.

1917 елгы революциягә кадәр Тара шәһәрендә (1798 елдан), Ышыклар (1783 елдан), Иткулово (1791 елдан), Кыргап (1798 елдан), Атак (1798 елдан), Аутбактиново (1818 елдан) авылларында мәчетләр эшли.

1920 елларда халык мәгарифе губерна бүлекләре каршында милли азчылыкны агарту буенча бүлекләр оештырыла. Тара округында 1924/1925 уку елына – 18, 1927/1928 уку елына – 41, 1936/1937 уку елына – 36 татар мәктәбе исәпләнә.

Хәзерге вакытта мөселманнарның «Ихлас» (1999 елдан, Тара шәһәре), «Ышану» (2000 елдан, Олы Уыш авылы), «Йолдыз» (2001 елдан, Тара шәһәре) дини оешмалары эшли. Ышыклар (2003 елдан), Олы Уыш авылларында, Тара шәһәрендә (2015 елдан) мәчетләр бар.

Олы Уыш авылы мәдәният йортында халык вокаль ансамбльләре эшли. Районда Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Тара районында танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Ибраһимов (Рәшит казый) (Тара шәһәре) туган.

Сәүдәгәр Айтикиннар тормышы һәм эшчәнлеге Тара шәһәре белән бәйле.