25 кә якын төре билгеле. Европа, Азия һәм Төньяк Америкада таралган. ТР территириясендә 3 төре үсә. Куе кызыл йод үләне (E. atrorubens), киң яфраклы йод үләне (E. helleborine) яфраклы һәм катнаш якты урманнарда, урман аланнарында, куаклар арасында, саз йод үләне (E. palustris) сазлыклы болыннарда үсә.

Сабагы өске өлешендә йөнлач. 30-60 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма яки кыска. Яфраклары чиратлашкан, озынча яки йомыркасыман. Чәчәкләре җете кызыл яки яшькелт, шактый эре, салынкы, бөтерелгән чәчәк сабында. Җимеше - тартмачык. Июнь-августта чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.

Декоратив үсемлек. Куе кызыл йод үләне һәм саз йод үләне ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Саз йод үләне