Төп авыл хуҗалыгы җирләре – сөрү җирләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары, болын һәм көтүлекләр. Аларга шулай ук төзелешләр, урман полосалары, юллар, су чыганаклары булган җирләр дә керә. Тулырак файдалану максатында авыл хуҗалыгы җирләре бер төрдән икенче төргә күчерелә (кара табл.).

Татарстанда 1965–2006 еллар эчендә авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы динамикасы (мең га):

Еллар

Барлыгы

Сөрү җирләре

Табигый терлек азыгы         җирләре

1965

4747,0

3920,5

899,0

1990

4573,8

3758,3

804,0

1995

4562,1

3715,1

807,9

2000

4514,3

3478,8

996,6

2006

4491,1

3457,0

995,3

        

1965-1990 елларда авыл хуҗалыгы җирләре составындагы үзгәрешләр җирләрнең, башлыча, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һ.б. шәһәрләрдәге сәнәгать төзелешләренә бирелүе нәтиҗәсендә; 1990–2006 елларда – нигездә эрозияләнгән сөрүлек җирләрне терлек азыгы җирләренә күчерүгә бәйле рәвештә була. 2006 елга авыл хуҗалыгы җирләренән файдаланучылар: авыл хуҗалыгы предприятиеләре – 49,3%, крәстиян (фермер) хуҗалыклары – 7,1%, гражданнар – 43,6%, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклары булганнар (йорт яны җирләреннән файдалану) – 2,2%, коллектив һәм шәхси бакчалар – 0,6%.

Шулай ук кара: Туфрак белеме, Туфрак, Болын, Көтүлекләр.

Чыганаклар

Республика Татарстан. 1920-2000: Стат. сб. К., 2001; 

Сельское хозяйство Республики Татарстан: Стат. сб. К., 2007.

Әдәбият

Бакиров Н.Б. Земельный кадастр Татарстана: прошлое, настоящее, будущее. К., 2002.

Автор – И.Н.Афанасьев