Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла.Үзәге – Седельниково авылы.

Халкы – 10380 кеше. Татарлар саны 2010 елда – 299 кеше. Башлыча, Юрт-Уйск авылында (198 кеше) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Юрт-Уйск авылында (1654 елда оештырыла) яшәүчеләр үзләрен Бохара татарлары нәселе дип саный. Бүгенге көнгә кадәр авылда яшәүчеләрнең көнкүрешендә, тышкы кыяфәтендә һәм телендә Урта Азия төсмерләрен күрергә мөмкин.

1932 елга кадәр Юрт-Уйск авылында уку өе итеп үзгәртелгән мәчет эшли. Авыл халкы мөселман гореф-гадәтләрен үти, ел саен Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Седельниково районында Социалистик Хезмәт Герое М.Г.Речапова (Юрт-Уйск авылы), генерал-майор Р.К.Мусин (Седельниково авылы) туган.