Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1925 елда оештырыла. Үзәге –Колосовка авылы. Мәйданы 4,8 кв. км.

Халкы – 11468 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 774 кеше. Башлыча, Колосовка һәм Таскатлы авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район үзәгендә «Яңарыш» татар мәдәни үзәге (2003 елдан), «Мәхәббәт» татар вокаль коллективы (1998 елдан, 2003 елдан – халык ансамбле) эшли, 2008 елда мәчет төзелә.