Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең көнбатышында урнашкан. 1936 елда оештырыла. Мәйданы – 4 мең кв.км. Үзәге – Усть-Тарка авылы (Новосибирск шәһәреннән 509 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 11604 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 436 кеше (2002 елда – 543 кеше. Камышево, Яңа Силиш, Угуй, Усть-Тарка, Яркүл, Черниговка, Янабино авылларында, Майский һәм Октябрьский поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Усть-Тарка районындагы татар җәмгыяте 1918–1920 елларда Уфа губернасыннан килеп, төбәкнең монда төпләнгән төп халкы – Себер (Бараба) татарлары; 1925–1930 һәм 1960 елларда, ТАССРдан күчеп, район территориясендә торып калучылар исәбенә оештырыла.

Татарлар, тупланып, Күнле (1968 елга кадәр була) һәм Угуй Йорты (1988 елга кадәр) авылларында яшиләр. 1965 елга кадәр – Күнледә, 1974 елга кадәр Угуй Йортында татар башлангыч мәктәпләре эшли.