Гомуми мәгълүмат

Россия Федерациясе башкаласы, федераль әһәмияткә ия шәһәр, Үзәк федераль округ һәм Мәскәү өлкәсе (аның составына керми) үзәге.

Халкы – 12,3 млн кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда  – 149043 кеше.

Шәһәр территориясендә татарлар

Мәскәүгә татарлар (башлыча, хан наместниклары, илчеләр һәм хезмәткәрләр) Алтын Урда чорында килә. XV–XVI йөзләрдә күп кенә татар феодаллары, җирләр алып, шәһәр читенә урнаша. Алар арасында, Казан татарларыннан тыш, Кырым һәм нугай татарлары да (шул исәптән әсирләр) күп була, аларның бер өлеше шәһәрдә торып кала; шулай ук Касыйм, Себер, Кадом татарлары һ.б. яши.

XV–XVII йөзләрдә Мәскәүдә Тылмачлар бистәсе була. Анда Илчелек приказында тылмач вазифаларын үтәгән Романов һәм Касыйм татарлары яши.

XVII йөз башында Мәскәүдә татарлар тупланып яши торган өч үзәк оеша: Кырым утары (Кырым ханлыгының дипломатик һәм сәүдә вәкиллеге; 1530 еллардан мәгълүм, 1785 елга кадәр эшли), Касыйм ханнары йорты, Татар бистәсе (Татар (Татарская) урамы, беренче тапкыр 1619 елда телгә алына, башта анда – тылмачлар, соңрак татар сәүдәгәрләре яши).

XVII йөздә татар халкының төп эшчәнлеге – сарай, хәрби һәм дипломатик хезмәт. 1612 елда татар отрядлары шәһәрне поляк интервентларыннан азат итүдә актив катнаша.

XVIII йөздә башкаланың Санкт-Петербургка күчүе нәтиҗәсендә Мәскәүдә татарлар саны кими. 1730–1740 елларда Татар (Татарская) урамында 80 татар хуҗалыгы булса, 1793 елда шәһәрдә бары 7 йортның гына хуҗасы татар була. 1744 елгы чыганакларга караганда, Зур Калуга урамында татар зираты (XVII йөз башларына кадәр барлыкка килә) һәм Татар урамында мәчет (1812 елгы янгын вакытында яна) була.

XIX йөзнең беренче яртысында Мәскәүдәге татар халкының күпчелеген Касыйм шәһәреннән, Казан, Түбән Новгород, Пенза һ.б. губерналардан килгән сәүдәгәр һәм мещаннар тәшкил итә.

XIX йөзнең икенче яртысында хуҗалык эшчәнлегенең игенчелек белән бәйле булмаган төрләренең әһәмияте үсү, Идел һәм Урал буе татарларының читкә китеп эшләве нәтиҗәсендә шәһәрдә татарлар шактый күбәя. 1866 елда Мәскәүдә мөселман динендәге 493 кеше (күпчелеге татарлар) исәпләнә, 1871 елда алар 663 кә (511 ир-ат һәм 152 хатын-кыз), 1882 елда 1831 кешегә (1548 ир-ат, 283 хатын-кыз) җитә.

Татарларның 38% ы сәүдә өлкәсендә эшли, 31,4% ы – хәрби һәм дәүләт хезмәткәрләре, ирекле һөнәр ияләре; калганнары – олаучылар, тимер юлчылар, ашханә тотучылар һ.б.

1897 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, шәһәрнең Сретенка (945 кеше), Тверская (605), Пятницкая (531) һәм Мясницкая (201) өлешләрендә татарлар аеруча күп яши. Аларның 41,6% ы сәүдә белән шөгыльләнә. Татар сәүдәгәрләре кибетләренең күбесе шәһәрнең тарихи үзәгендә (Зур Татар, Ильинка һәм Сретенка урамнарында, Новая һәм Трубная мәйданнарында, Зур Черкасский, Колокольников һәм Сумников тыкрыкларында, София яр буе урамында, Неглинка проездында) урнаша. Төп товарлар: мех, эшкәртелгән күн, аяк киеме, мануфактура товарлары. Күн эшләнмәләрнең бер өлеше Мәскәүнең үзендә (татарларның сарык тиресен иләү һәм ману урыннарында) эшкәртелә.

Татарлар шулай ук юлаучылар йорты, рестораннар (иң танылганы Цветной бульвардагы «Кече Эрмитаж») һәм кунакханәләр (Сретенкада – «Казан», Рождественский бульварында – «Кырым») тота.

Татар җәмгыяте тормышы

1816 елда Татар бистәсендә Тарихи мәчеткә нигез салына (1823, 1858 һәм 1882 еллларда таштан яңадан төзелә, 1937–1993 елларда эшләми). 1904 елда Выползов тыкрыгында Жамигъ мәчет төзелә (1930 еллар башында ябыла, Бөек Ватан сугышы елларында яңадан ачыла, 2011–2015 елларда тулысынча яңадан төзелә).

Мәдрәсә (1871 елда ачыла), Данилов мөселман зираты (1771 елдан) эшли.

Мәскәүдә яшәүче татарлар туган телне һәм рус телен яхшы белүләре белән аерылып тора. 1913 елда Баку нефть сәнәгатьчесе А.Ш.Асадуллаев иганәсенә Кече Татар тыкрыгында мөселман мәдәни үзәгенә әйләнгән йорт төзелә, анда татар мәктәбе, балалар бакчасы, ятимнәр йорты, китапханә, театр, клуб, басмаханә урнаша; «Ил» (1914–1915 еллар), «Сүз» (1915–1916 еллар), «Безнең ил» (1916–1917 еллар) газеталары (мөхәррирләре – Г.Исхакый һәм Н.Гасрый) нәшер ителә; татар драматурглары пьесалары буенча спектакльләр куела.

1941 елга кадәр монда ике мөселман балалар йорты, Н.Нариманов исем. 27 нче мәктәп, төрки халыклар үзәк китапханәсе, татар вакытлы матбугаты редакцияләре, Х.Ямашев исем. татар үзәк клубы урнаша, С.Садыйкова, Ф.Яруллин, Р.Ваһапов һ.б. мәдәният эшлеклеләренең иҗат кичәләре һәм концертлары үткәрелә. Асадуллаев йорты белән М.Җәлилнең Мәскәү чоры томышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Октябрь революциясеннән соң Мәскәүдә совет милли оешмалары тарафыннан татар телендә:

  • «Кызыл байрак» (1917–1918 еллар; Мөселман социалистик комитеты, мөхәррире – М.Вахитов),
  • «Кызыл Армия» (1918–1919 еллар; Үзәк мөселман хәрби коллегиясе),
  • «Чулпан» (1918–1919 еллар; РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариаты, мөхәррире – Г.Ибраһимов),
  • «Эшче» (1918–1919 еллар, 1921–1931 еллар; РКП(б) ҮК каршындагы Шәрык халыкларының коммунистик оешмалары үзәк бюросы) һ.б. газеталар нәшер ителә.

Татар телендә журналлар да чыга:

  • «Кызыл Шәрык» (1918–1920 еллар, 1922–1923 еллар; Шәрык халыкларының коммунистик оешмалары үзәк бюросы һәм РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатыты),
  • «Яшь эшче» (1921–1922 еллар; Россия Коммунистик Яшьләр Союзы ҮК каршындагы татарбашкорт бюросы),
  • «Кечкенә иптәшләр» (1924–1928 еллар; балалар журналы, ВЛКСМ ҮК каршындагы татарбашкорт бюросы, мөхәррире – М.Җәлил) һ.б.

1922–1928 елларда «Нәшрият» нәшрияты эшли, ул татар телендә уку әсбаплары, иҗтимагый-сәяси, авыл хуҗалыгы, медицина, техник һәм матур әдәбият чыгара.

1920–1930 елларда Мәскәүгә шактый күп татарлар күчеп килә. Аларның күбесе «Динамо», «Красный богатырь», Сокольники вагоннар ремонтлау, В.В.Куйбышев исем. электр заводларында, метрополитен төзелешендә, «Правда» нәшрият-полиграфия комбинатыннда һ.б. предприятиеләрдә эшли. Сугыш алды елларында татарлар Замоскворечье, Измайлово, Сокольникида тупланып яши.

1941 елда меңләгән татарлар һәм татарстанлылар шәһәрне немец-фашист гаскәрләре һөҗүменнән саклауда катнаша.

Гуманитар һәм техник өлкәләрдә татар интеллигенциясе кадрларын формалаштыруда Мәскәү зур роль уйный. Меңләгән татар егетләре һәм кызлары шәһәрнең югары һ.б. уку йортларында белем ала. 1926–1933 елларда Мәскәү үзәк татар эшчеләр театры эшли, аның труппасында сәнгать югары уку йортлары студентлары була. 1934–1938 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында Татар опера студиясе эшли, аны тәмамлаучылар Казандагы Татар опера һәм балет театрында беренче труппаны оештыра. 1944–1949 елларда Театр сәнгате дәүләт институты каршында О.И.Пыжова җитәкчелегендәге Татар студиясе эшли. 1957–1961 һәм 1984–1988 елларда М.С.Щепкин исем. театр училищесендә татар студияләре оештырыла. Мәскәүдә Ә.Ерикәй, Г.Әпсәләмов, Р.Габитов (М.Львов), Р.Батулла, Р.Вәлиев, Г.Рәхим һ.б. язучылар укый.

Мәскәү татар тарихы өчен әһәмиятле чаралар үткәрү урынына әйләнә. 1917 елда Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае була, 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырыла.

1960 елга кадәр шәһәрдә ике урта гомуми белем бирү татар мәктәбе эшли.

1980 еллар ахырыннан Мәскәүдә берничә татар иҗтимагый оешмаласы барлыкка килә: «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте (1989 елдан), «Мирас» Татар яшьләре үзәге (1991 елдан; 1999 елга кадәр «Ак Барс» исемен йөртә), «Интеллектуал» клубы (1992 елдан), Бөтенроссия ислам мәдәни үзәге бүлекчәсе, Мәскәү академик фәннәр татар җәмгыяте (1997 елдан, рәисе – А.Әхтәмҗан), «Ватаным» коммерцияле булмаган партнерлык җәмгыяте (2001 елдан), Татар милли мәгариф үзәге (2002 елдан), «Берлек» төбәкара бизнес һәм мәдәният берләшмәсе (2004 елдан) һ.б.

1997 елдан милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне саклау һәм үстерү эшен Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе башкара, ул шәһәрнең административ округларындагы һәм районнарындагы 12 җирле татар милли-мәдәни автономиясен берләштерә. 2003 елда аңа Асадуллаев йорты тапшырыла, аның нигезендә «Илдан» хореография ансамбле, «Идел», «Мирас» татар җыры ансамбльләре, «Мәдинә» рухи музыка ансамбле, «Ләйлә», «Чишмә», «Шатлык» фольклор ансамбльләре; «Тальян» татар җыры, «Диляфруз» милли театрлары; «Газиз гаилә» театр, нәкышь студияләре; татар теле курслары, татар китапханәсе эшли.

Мәскәүдә 6 мәчет бар. Дини оешмалар: Россия Федерациясе мөселманнарының диния нәзарәте (1996 елдан), Россия мөфтиләре шурасы (1996 елдан), Мәскәү шәһәре мөселманнарының диния нәзарәте (2013 елдан), «Ярдәм» дини берләшмәсе, «Зәкят», «Ихлас» матди ярдәм фондлары һ.б. эшли.

1994 елдан Җамигъ мәчет каршында Югары ислам көллияте, 1999 елдан Мәскәү ислам университеты эшли.

«Татарские новости» (1993 елдан), «Ислам мөнбәре» (1995 елдан), «Мусульманский курьер» (1998 елдан), «Современная мысль» (1999 елдан), «Мишәр дөньясы» (2001 елдан), «Татар дөньясы» (2002 елдан) газеталары, «Современный мир ислама» журналы (2009 елдан) нәшер ителә. Татар җәмгыяте тормышын moskvatatar.ru интернет-порталы яктырта.

Мәскәүдә татар этномәдәни компонентлы 2 балалар бакчасы һәм М.Җәлил исемендәге 1186 нчы урта мәктәп эшли.

Мәскәү белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, иҗтимагый-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела (2011 һәм 2015 елларда). Аларны координацияләү белән Татарстан Республикасының РСФСРдагы вәкаләтле вәкиллеге шөгыльләнә (1994 елдан). 2011 елдан вәкиллек каршында табибләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, офицерлар клублары, медиаклуб, Яшьләр советы, «Землячество Татарстана» төбәк оешмасы оештырыла.

1986 елдан Сабан туе бәйрәме (2006 елдан – гомумшәһәр Сабан туе, 2016 елда 200 меңгә якын кеше катнаша) үткәрелә, 1991 елдан «Ш.С.Сафин истәлегенә татар-мишәр көрәше буенча бөтенроссия турниры», 2010 елдан «Шатер Рамадан» мәдәни-хәйрия проекты кысаларында Татарстан кичәләре, 2013 елдан Ф.Мансуров исем. «Таланты Содружества» РФ һәм БДБ яшьләре музыка фестивале, 2015 елдан «Мост Москва – Татарстан» яшьләр форумы, ел саен «Туган як моңнары», «Энҗе бөртекләре» (балалар) иҗади фестиваль-конкурслары уздырыла.

2012 елдан татар коллективлары гомумшәһәр Нәүрүз бәйрәмендә катнашалар. Мәскәүдә Татарстан көннәре даими үткәрелә башлый.

2011 елда – Г.Тукайга, 2012 елда Муса Җәлилгә һәйкәл куела.

Күренекле кешеләре

  • Сәүдәгәр һәм меценат С.Ю.Ерзин, РФ Герое И.Д.Дауди,
  • Дан орденының тулы кавалеры А.Х.Айсин,
  • дәүләт эшлеклесе Ф.Ә.Табиев,
  • Россия мөфтиләре шурасы рәисе, шәйх Р.И.Гайнетдин,
  • армия генералы М.Ә.Гәрәев,
  • генерал‑полковниклар Р.С.Акчурин һәм М.С.Хәкимов,
  • СССР ФА һәм РФА хакыкый әгъзалары К.Ә.Вәлиев, Р.Ф.Ганиев, Х.М.Миначёв, Р.И.Нигъмәтуллин (Мәскәүдә туган), Р.З.Сәгъдиев (Мәскәүдә туган), Р.Г.Сюняев,
  • инженер‑конструктор Р.И.Утәмишев,
  • тарихчылар А.Г.Әхтәмҗан (Мәскәүдә туган) һәм Ә.Х.Борһанов,
  • кардиохирург Р.С.Акчурин,
  • философлар Н.Б.Биккинин, Э.С.Кульпин-Гобәйдуллин, А.В.Сагадеев,
  • биохимик Р.И.Жданов,
  • геолог Э.А.Бакиров,
  • язучылар М.Галәү һәм Р.С.Мөхәммәдиев,
  • халыкара журналист Ф.М.Сәйфелмөлеков,
  • дирижер Ф.Ш.Мансуров,
  • театр һәм кино актерлары М.Г.Бәшаров (Мәскәүдә туган) һәм Ч.Н.Хамматова,
  • балет артисты И.Җ.Мөхәммәтов,
  • җырчы Р.И.Ибраһимов,
  • опера җырчылары М.Г.Гали һәм А.Ә.Шаһиморатова,
  • СССРның (РФнең) атказанган спорт осталары А.Д.Әлмәтов, З.Х.Билалетдинов (Мәскәүдә туган), И.Ф.Гыймаев (барысы да – хоккей), Р.Ф.Дасаев (футбол), А.М.Кабаева (нәфис гимнастика), М.М.Сафин һәм Д.М.Сафина (икесе дә – теннис, Мәскәүдә туганнар), Ш.С.Сафин (көрәш), В.Н.Хидиятуллин һәм Г.С.Хөсәенов (икесе дә – футбол), Ш.Ш.Хисаметдинов (көрәш), Ф.Ә.Мостафин (көрәш, Мәскәүдә туган), А.Ф.Мостафина (спорт гимнастикасы),
  • халыкара гроссмейстерлар Е.И.Бариев һәм А.М.Йосыпов (Мәскәүдә туган),
  • СССРның атказанган тренеры Ш.Ә.Тарпищев (теннис) һ.б. тормышы һәм эшчәнлеге Мәскәү шәһәре белән бәйле.