Гомуми мәгълүмат

Әстерхан өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Үзәге – Чёрный Яр авылы (Әстерхан шәһәреннән 250 км читтә).

Халкы – 19447 кеше (2016 ел). Татарлар – 346 кеше (2010 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

Урта Идел һәм Урал буе татарлары Черноярск районы территориясендә XVIII йөз ахырында яши башлыйлар. Тупланып Ташлыяр авылында яшиләр. 1870 елга алар авыл халкының өчтән бер өлешен тәшкил итәләр (2754 кеше).

Игенчелек, терлекчелек, вак-төякләр сәүдәсе белән шөгыльләнәләр (7 сәүдә кибетеннән 1 мануфактура кибете 2 нче гильдия сәүдәгәр Б.Сәмитовныкы була).

Бүгенге көндә мәчет (1790 елда төзелә), «Идел» татар үзешчән ансамбле (1980 елдан), авылда туып-үскән шагыйрә Г.Б.Сәмитова исемендәге музей эшли. Авыл мәктәбендә

1985–1994 елларда татар теле предмет буларак укытыла.

Күренекле кешеләре

Советлар Союзы Герое Ф.Р.Әбләзов, Социалистик Хезмәт Герое К.Н.Бәширов тормышы һәм эшчәнлеге Черноярск районы белән бәйләнгән.