Тарихы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советының Казан губерна башкарма комитеты каршында идарә итү (эчке идарә) бүлеге оештырылудан (1918 елның гыйнваре) башлана. Бүлек Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы гомуми җыелышының 1918 ел 26 февраль карары нигезендә — Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасының Эчке эшләр комиссариаты; Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы башкарма комитетының 1918 ел 16 май карары һәм Казан губернасы Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 3 июнь карары белән — Казан губернасының Эчке эшләр комиссариаты; Казан губерна революцион комитетының 1918 ел 16 һәм 25 сентябрь карарлары һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карары белән — губерна башкарма комитетының идарә бүлеге; Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты итеп үзгәртелә, СССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1930 ел 15 декабрь карары һәм ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1930 ел 20 декабрь карарлары белән гамәлдән чыгарыла (вазифалары ТАССР Үзәк башкарма комитетына, ТАССР Халык Комиссарлары Советына, ТАССР Юстиция халык комиссариатына, ТАССР Коммуналь хуҗалык халык комиссариатына тапшырыла), СССР Үзәк башкарма комитетының 1934 ел 10 июль карары белән СССР Эчке эшләр халык комиссариатының ТАССР буенча идарәсе, ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1937 ел 20 март карары белән кабат ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты буларак торгызыла. Халык комиссариаты элек гомуми адм. күзәтчелек, революцион тәртип һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, совет төзелеше, милиция, җинаятьчеләрне эзләү, ЗАГСлар, янгыннан саклану, коммуналь хезмәтләр һәм ябылуда тоту урыннары белән җитәкчелек итә. Аңа түбәндәге бурычлар йөкләтелә: хөкүмәт карарларын һәм күрсәтмәләрен тормышка ашыру, гражданлык хәле актларын теркәү, махсус предметлар һәм материаллар белән сәүдәгә күзәтчелек итү, җинаятьчеләрне эзләү һәм алдан сорау алулар үткәрү, җинаятьчеләрнең исәбен алу, җинаятьчелекне өйрәнү, хезмәт белән төзәтү сәясәте мәсьәләләрен эшләү, чит илгә чыгу өчен паспортлар бирү, совет аппараты эшчәнлегенә күзәтчелек итү һ.б. 1934 елдан дәүләт куркынычсызлыгын (1943 елга кадәр), җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать милкен саклау, гражданлык хәле актларын теркәү һ.б. белән шөгыльләнә. Аның составына адм. комиссия; милиция (канцелярия; хуҗалык командасы, адм.-оештыру, тәэминат бүлекләре; сан. бүлеге; команда составы резервы; милиция командирлары мәктәбе); иректән мәхрүм итү урыннары (канцелярия; адм.-пенитенциар, тәэминат бүлекләре; эшкә билгеләү комиссиясе) баш идарәләре; эшләр башкару (хуҗалык һәм архив бүлекчәләре; финанс бүлеге), административ-оештыру (административ, мәгълүмат-статистика бүлекләре; ЗАГС), җинаятьчеләрне эзләү (канцелярия; актив, яшерен, хисап-теркәү бүлекләре), коммуналь хуҗалык (финанс-хисап, торак, җир, санитария-хуҗалык, транспорт, төзелеш-техника, янгыннан саклану, тәэминат бүлекләре); халыкны эвакуацияләү (1920–1922), почта һәм телеграф (1920–1922) идарәләре; 1937 елдан  — дәүләт куркынычсызлыгы (1943 елга кадәр), милиция идарәләре; административ-хуҗалык, иректән мәхрүм итү урыннары һәм лагерьлар, хезмәт белән төзәтү колонияләре, төрмәләр, транспорт, аерым, махсус, автотехника, янгыннан саклану, гражданлык хәле актлары, финанс, элемтә, кадрлар, архив бүлекләре һ.б. керә. ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Халык Комиссарлары Советына, РСФСР Эчке эшләр халык комиссариатына (1930 елга кадәр), СССР Эчке эшләр халык комиссариатына (1934–1946) буйсына.

ТАССР Эчке эшләр халык комиссариаты ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән — ТАССР Эчке эшләр министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1962 ел 5 сентябрь Указы белән — ТАССР Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1968 ел 3 декабрь Указы белән — кабат ТАССР (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — ТР), РФнең 2011 ел 7 февраль Федераль законы нигезендә РФнең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы итеп үзгәртелә. Министрлык җинаятьчелек белән көрәшү, җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмый калу белән шөгыльләнә. Секретариат, штаб, криминаль милицияне, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясен, баш тикшерү идарәсен, кадрлар аппаратын, тыл хезмәтен, үз куркынычсызлык идарәсен, хокукый тәэминат бүлеген үз эченә ала. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы системасына эчке эшләр органнарының шәһәр һәм район бүлекчәләре керә. РФ Эчке эшләр министрлыгы структурасына керә һәм аңа буйсына.

Халык комиссарлары һәм министрлар: А.Ю.Измайлов (1920–1921), М.Ә.Әхмәтшин (1921–1922), Х.А.Чанышев (1922–1924), М.У.Усманов (1924–1926), Н.В.Петров (1926–1927), Х.И.Моратхуҗин (1927–1929), Г.Б.Баһаветдинов (1929 – июнь, 1930), А.Б.Мукминев (июль–декабрь, 1930), П.Г.Рудь (март–июль, 1937), А.М.Алемасов (июль–сентябрь, 1937), В.И.Михайлов (1937 елның сентябре – 1939), Е.М.Морозов (1939–1941), А.Г.Габитов (1941–1943), П.Н.Горбулин (1943–1948), Ш.З.Ченборисов (1948–1950), М.И.Хохлов (1950–1952), М.А.Запевалин (1952–1953), П.П.Семёнов (1953–1954), С.Җ.Япиев (1954–1978), Н.И.Демидов (1978–1983), С.И.Кирилов (1983–1993), И.Г.Галимов (1993–1998), Ә.Ә.Сәфәров (1998–2012), А.В.Хохорин (2012 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов