Тарихы Казан губерна Халык хуҗалыгы советы каршында (1920 дән — ТАССР Халык хуҗалыгы советы каршында) Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 9 май Декреты нигезендә оештырылган, 1918 нең 14 ноябреннән гамәлгә кергән Дәүләт корылмалары комитетыннан башлана, Комитет ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1922 ел 4 март карары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы Икътисади киңәшмәсе каршындагы Төзелеш архитекторлары идарәсе, ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1924 ел 16 февраль карары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Төзелеш инженерлары идарәсе, ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1931 ел 28 август һәм ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1931 ел 24 ноябрь карары белән — ТАССР Коммуналь хуҗалык халык комиссариатының төзелеш идарәсе (1937 дән — төзелеш секторы), РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1943 ел 21 декабрь карары һәм ТАССР ХКСның 1944 ел 20 март карары белән — ТАССР Халык Комиссарлары Советының (1946 елдан  — Министрлар Советы) Архитектура эшләре идарәсе, РСФСР Югары Советы Президиумының 1955 ел 1 декабрь Указы һәм ТАССР 1956 ел 11 февраль Законы белән ТАССР Министрлар Советының Төзелеш һәм архитектура идарәсе итеп үзгәртелә. Идарә РСФСР Югары Советы Президиумының 1959 ел 14 май карары һәм ТАССРның 1960 ел 7 гыйнвар Законы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТАССР Коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1961 ел 2 сентябрь карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1961 ел 23 сентябрь Указы белән ТАССР Министрлар Советының Төзелеш һәм архитектура идарәсе буларак кабат торгызыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1979 ел 23 август Указы белән ТАССРның Төзелеш эшләре буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртеп төзелә, ТССР Югары Советының 1991 ел 5 июль карары белән — ТССР (1992 елдан — ТР) Төзелеш һәм архитектура дәүләт комитеты, ТР Дәүләт Советының 1996 ел 25 апрель карары белән — ТР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 1998 ел 10 февраль карары белән — ТР Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Президентының 2002 ел 5 сентябрь Указы һәм ТР Дәүләт Советының 2002 ел 5 сентябрь карары белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы итеп үзгәртелә.

Архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, 1996 елдан шулай ук төзелеш материаллары сәнәгате, 1998 елдан коммуналь хуҗалык һәм торак өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыра. Элек канцелярияне, дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясен, бухгалтерияне; шәһәрләр һәм эшчеләр посёлокларын планлаштыру һәм төзү, авыл җирлегендәге төзелеш, проект һәм сметалар экспертизасы, кадрлар бүлекләрен; 1990 еллар уртасыннан — шәһәр төзелеше сәясәте, инфраструктуралар һәм территориаль үсеш, инвестиция-төзелеш баш идарәләрен; архитектура, торак-коммуналь сәясәт, дәүләт шәһәр төзелеше кадастры, икътисад һәм инвестицияләр, капиталь төзелеш, төзелеш комплексы үсеше идарәләрен; дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясен; ТР ведомстводан тыш экспертизасын; тендер комитетын; инвестиция банкын; шәһәр төзелеше, лицензияләү, инженер-техник үзәкләрне; мәгълүмат, нәшрият эшчәнлеге һәм кадрлар бүлекләрен; XXI йөз башында — эшләр башкару (оештыру, административ-хуҗалык, канцелярия бүлекләре), дәүләт программаларын һәм төбәкара элемтәләрне тормышка ашыру (Үзәк, Төньяк-Көнчыгыш, Кама аръягы зоналарында дәүләт программаларын тормышка ашыру; төбәкара элемтәләр бүлекләре), торак сәясәте һәм социаль өлкә объектларыннан файдалану (торак сәясәте һәм торак базарындагы процессларны көйләү, социаль өлкә һәм торак фонды объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү, социаль өлкә һәм торак фонды объектлары белән идарә итү һәм алардан файдалану бүлекләре); коммуналь комплекс үсеше (коммуналь комплекс үсеше, тармак программаларын координацияләү, берләштерелгән диспетчерлык хезмәте бүлекләре); икътисади фаразлау, тарифлар һәм инвестиция сәясәте (финанс һәм инвестиция сәясәте, торак-коммуналь хуҗалык икътисады һәм мониторингы, торак-коммуналь идарәдә бәяләр кулланылышына контрольлек итү бүлекләре), мөлкәти мөнәсәбәтләр (финанс-хуҗалык эшчәнлеге аудиты, дәүләт мөлкәте белән идарә итү, предприятиеләрне үзгәртеп кору процедураларын башкару бүлекләре); төзелеш үсеше (социаль инфраструктура һәм торак фонды объектлары төзелеше, төзелеш материаллары сәнәгате, төзелештә күзәтчелек органнары эшчәнлеген координацияләү, милли проектларның үтәлешен оештыру бүлекләре), шәһәр төзелеше сәясәте (шәһәр төзелешен планлаштыру, шәһәр төзелешен мәгълүмати-методик тәэмин итү, архитектура бүлекләре); милли һәм республика проектларын тормышка ашыру (проектларны координацияләү һәм башкару, терр-яләрне шәһәр төзелешенә әзерләү, проект документларын әзерләү бүлекләре) идарәләрен; мәгълүмат-аналитика, торак-коммуналь хуҗалык реформаларының норматив тәэмин ителеше һәм мониторингы, төзелеш һәм Түбән Кама нефть эшкәртү заводы төзелеше һәм төзелешкә технол. ярдәм бүлекләрен үз эченә ала.

Министрлык карамагында 1980–1990 елларда — 55 шәһәр һәм район идарәсе һәм бүлекләре, 55 җитештерү төркеме; хәзерге вакытта 13 оешма һәм предприятие исәпләнә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советына) һәм шул исемдәге РСФСР дәүләт комитетына буйсына.

Дәүләт комитеты рәисләре һәм министрлар: П.А.Саначин (1979–1984), Р.С.Насыйров (1984–1990), И.Ш.Әсәдуллин (1990–1995), Н.Д.Денисов (1995–1998), И.Б.Шәйдуллин (1998–2000), М.Ш.Хөснуллин (2001–2010), И.Э.Фәйзуллин (2010–2020), М.М.Айзатуллин (2020 елдан).

Автор – Е.Б.Долгов