Эчтәлек

Кыямәт көненнән соң ул рухлар Иблис белән бергә тәмугта (җәһәннәмдә) җәфаларга дучар ителә. Уттан һәм төтеннән яратылганнар.

«Шайтан» төшенчәсе Коръәндә 87 тапкыр («Иблис» — 11 тапкыр) искә алына һәм Иблиснең ихтыярын үтәүче шайтанның явыз гамәлләрен тасвирлауда файдаланыла. Коръәндәге шайтан образында гадәти булмаган затлар турында исламга кадәрге һәм соңгырак, яһүди-христиан шайтан-иблис образы белән бәйле күзаллаулар да бергә тупланган.

Шайтан кешеләрнең җенси теләкләрен, ләззәткә омтылышларын файдалана, дингә ышанучыларга дога кылырга комачаулап, Аллаһны оныттырырга тырыша, тылсымга һәм сихергә өйрәтә, гөнаһлы эшләргә диндарлык төсмере бирә. Кем аңлы рәвештә аның вәсвәсәсенә бирелә, ул тәмугка эләгә. Дингә ышанучылар махсус догалар белән шайтанны куарга мөмкин.

Коръәндә схематик рәвештә күзалланган шайтан соңрак мөселман риваятьләрен дә, әкиятләрендә тәфсиллерәк тасвирлана.

Әдәбият   

Тимергалин А.К. Миллият сүзлеге: Аңлатмалы сүзлек. К., 2007;

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991; 

Налич Т.С. Ангелы и другие сверхъестественные существа в исламе. М., 2009; 

Сакр Ахмад Х. Джинны. М.-СПб., 2012.