Эчтәлек

1884 елда З.Рәсүлев ача.

Аның авторитеты һәм педагогик осталыгы ярдәмендә мәдрәсә 1880 еллар ахырына зур мөселман уку йортына әверелә.

1890 елларда анда – 200 дән артык укучы (татар, башкорт, казакъ балалары), 1900 елларда 400 кеше укый. Беренче елларда дәресләр гадәти системада алып барыла, әмма З.Рәсүлевнең новаторлык карашлары белән Коръән тәфсирләрен генә түгел, ә Коръән һәм хәдисләрнең үз текстларын, шулай ук Г.Курсави, Ш.Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

1893 елдан укырга-язарга өйрәтү аваз алымы буенча алып барыла, 1900 елда сыйныф-дәрес системасы, рус теле кертелә. З.Рәсүлев радикал җәдитчелеккә каршы була һәм «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыту дини формада кала.

Башта мәдрәсә казакъ бае Алтынсарин акчасына төзелгән ике катлы агач бинада урнаша. XX йөз башында З.Рәсүлев, сәүдәгәр Габбасовлар һәм Яушевлар акчасына 2 ике катлы таш бина сатып алына һәм үзгәртеп корыла.

1905 елда З.Рәсүлевнең улы Габдрахман мөдәррис итеп куела, аның вакытында укыту курсларына дөньяви фәннәр: татар һәм рус телләре, төрки һәм гомуми тарих, математика, физика, химия, зоология, педагогика кертелә.

«Рәсүлия» мәдрәсәсендә М.Гафури, Х.Ф.Искәндәров, Ш.Ш.Хыялетдинов һ.б. укый.

1919 елда мәдрәсә ябыла.

Әдәбият

Фархшатов М.Н. Народное образование в Башкирии в пореформенный период: 60–90-е годы XIX в. М., 1994.